Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске елның яңа җиңүчеләре

Яңа ел алдыннан шәһәребезнең 1-4 сыйныфларында укучылар арасында, 1 нче гимназиядә калабызда беренче тапкыр армрестлинг буенча шәһәр беренчелеге үткәрелде.

Ярышларны хөкем итәргә алынган гимназия укытучылары Ришат Хадиуллин белән Илшат Шакиров кул көрәштерергә теләүче барлык малай-кызларны  чак-чак кына өстәл артына утыртырга өлгереп тордылар. Өстәвенә, бәйгечеләрнең үзара дөрес алышуларын бәяләргә ике тапкыр Европа чемпионы исемен яулаган һәм дөнья бәйгесендә дүртенче биеклеккә күтәрелә алган, бүгенге көндә гимназиядә физик сәламәтлек-савыктыру  сәгатьләрен алып барган Илүзә Мөбәрәкҗанова да килгән иде (әлеге спортчы укытучы апалары турында киләсе саннарда тәсфиләп язарга уйлыйбыз).  Әлеге “башлангыч”ның тагын бер күркәм ягы булды:  Каланың “Алабуга яңалыклары хезмәте -24” телеканалына Гөлназ апалары Титова да уттай кызган бәйгене тасмаларына урнаштырырга ашыкты. Бәйгечеләргә йомгак ясаганда кызлардан З. Дәүләтова, М. Гулҗанова, И. Прокопьева, Р. Дәүләтшина, Л. Мөхәммәтҗанова һәм А. Әсхабиева исем-фамилияләре яңгыраса, малайлар арасыннан И. Кәримовка, А. Шибаевка, А. Ганиевка, Ф. Хадиуллинга һәм Б. Фәрдиевка тиңнәр булмас кебек иде. Әмма, 1 нче гимназиядән Айнур Халиуллин үзеннән өлкәнрәкләрне дә бер селтәүдә үк буйсындырырга өлгерде ( сыйныф җитәкчесе Наилә Рөстәмханова). Ә 1 нче урта мәктәптән катнашкан Вадим Измайлов (сыйныф җитәкчесе Наталья Данаурова) бер-бер артлы үз максатына күтәрелде,  уку йортларына беренче яңа ел бүләген алуга иреште.

Балалар иҗат үзәге каршында яңа гына оешкан “Сәламәтлек формуласы” (“Формула здоровья”) спорт берләшмәсе алга таба да шәһәр-район күләмендә  төрле кызыклы чаралар оештырырга уйлый. Иң мөһиме, замана адымыннан калышмыйча, берләшмәлеләр каратэ, айкидо, тхэквондо, джиу джитсу, хәрби самбо, кунг-фу һәм ушу кебек саклану алымнары нигезләрен дә читтә калдырмаска уйлыйлар.

Хәер, “чаралар” дигәннән 2 нче гимназиялеләр дә “беренчеләр”нең үкчәләренә басырга уйлыйлар, ахрысы... Әнә бит, искечә Яңа ел алдыннан нәкъ шундый ук кул керәшен үткәреп куйдылар үзләре. Бу нисбәттән чыгып әйтсәң, директор урынбасарлары Маргарита Мансурова теләктәшлеге белән укытучылары Земфира Хакимҗанова һәм Гүзәл Талибуллиналарның киләчәккә, балаларын сәламәт үсеш аша алга, күтәрелешкә омтылулары һәр вакыттагыча тәңгәл килде. Санаулы минутта бар укучы бала – чагалары да кайдан тупланырга, тергәкләнергә өлгерделәр диген? Кызлардан Х. Кадыйрова, Ж. Гарифуллина, С. Князева, Р. Краснова һәм С. Әмировалар махсус дипломнарга лаек булдылар. Ә малайлары арасыннан Н. Панов, С. Макаров, М. Хокидзе, Р. Хантимеров һәм В. Трофимовлар уку йортлары данын яклауга ирештеләр. 

Киләсе бәйрәмнәрдә “Сәламәтлек формуласы” агай-апалары  тагын башка төрләрдән дә спорт уеннарын җанландырмак булалар. Карап карый әле, кайсы уку йорты макталыр икән?

Рафис Заһидуллин. Балалар иҗат үзәгенең “Яшь журналистлар” һәм “Сәламәтлек формуласы” берләшмәләре җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев