Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Юраш авылында Сабан туе үтте

Анда безнең хәбәрчебез дә барып, бәйрәмне үз күзләре белән күреп кайтты.

Июньнең 12се, Россия көне кояшлы булды. Иске Юраш авылында Сабан туена дип җыелган халык иртәнге сәгать 10да аланны тутыра башлады. Ел да юрашлылар бу милли бәйрәмебезне матур итеп үткәрә, шуңа да Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Камадан гына түгел, республикабызның башка районнарыннан, Башкортостаннан кайтучылар да бар иде.

Бәйрәмчә бизәлгән мәйдан өстеннән әле моңлы, әле дәртле милли көйләр агыла. Туган як Сабан туен күрергә дип кайтучылар, якташларын очратуга куанып, бер-берсен сәламли. 

Дөм-Дөмнән Наилә апаның Юраш Сабан туена беренче тапкыр килүе икән.

— Юрашлылар белән нык аралашып, хәзер инде ике авыл туганлашып бетте, кемдер кияүле булды, кемдер кыз алды, шуңа күрә туганнарның чыгышларын карарга дип килдем, — ди ул.

Илмәтле Мәдинә һәм Габделфәт Мөхәмәтҗановлар Чаллыда яшиләр, бәйрәм вакытында ел саен Юрашка да кайталар. Элегрәк уеннарда да катнашканнар.

— Биредә бәйрәмне шундый яхшы оештыралар, безгә бик ошый. Уеннар күңелле үтә, көрәш тә гадел уза, — диде Мәдинә ханым.

Сабан туе «Туган тел»еннән башланып китте. Йола саклап, бүләкләр бәйләнгән колганы мәйдан тирәли йөрттеләр. Алабуга мәдәният-сәнгать көллиятенең Диләрә Мироваева җитәкчелегендәге «Алабуга» ансамбле чыгышыннан соң сүзне Наил хәзрәткә бирделәр һәм дога кылгач, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев халык алдына чыкты. Барысын да иң яраткан, көтеп алган бәйрәмебез белән котлап, Рөстәм Мидхәт улы туган җирен, туган якларын күрергә кайтучыларга рәхмәт әйтте. Рөстәм Нуриев әйтүенчә, бүген юрашлылар авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә районда алда бара, бу — авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсе. Район башлыгы моның өчен аларга бик рәхмәтле. Авылыгыз бик матур, үзегез тырыш дип, ул бәйрәмне оештыручыларга да зур рәхмәтләрен җиткерде, балаларга, яшь буынга үзебезнең гореф-гадәтләребезне өйрәтү кирәклеген ассызыклады.

Иске Юраш авыл җирлеге башлыгы Ринат Юнысов шулай ук авылдашларын, кунакларны бәйрәм белән котлады.

— Вакытында яңгырлар яусын, хезмәтчәннәр табыны һәрвакыт мул булсын, — дип теләде Ринат Габделбәр улы.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннары яңгыраганнан соң, бәйрәм рәсми рәвештә ачылды. Авыл хуҗалыгы алдынгылары Фәнис Галиев һәм Фәридә Вәлиевага әләм күтәрү хокукын тапшырдылар. Илсур Шиһапов һәм «Алабуга» ансамбле Юраш авылына багышланган җыр бүләк итте.

Биредә бер бәйрәм дә «Яңа Юраш» ЯАҖ директоры Хәлил Сабирҗановтан башка узмый.

— Халкыбыз хезмәт сөючән, кунакчыл. Гүзәл бәйрәмнәребезнең берсе булган Сабан туе төрле милләт кешеләрен берләштерә. Ул һәрвакыт ярышлар, уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп бара. Юраш халкы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә алдынгылардан. Хезмәтчәннәребез ирешелгәннәр белән генә тукталып калырга уйламый. Бүген һәркөн 19,5 тонна сөт савылса, киләсе елда аның күләмен 20 мең литрга җиткерергә планлаштыралар. Быел яз иртә килде, шуңа күрә чәчү дә тиз башланды. Сабан батырлары зур мактауга лаек. Шуны да әйтергә кирәк, безнең һәр башлангычыбызда район башлыгы Рөстәм Нуриев ярдәм итә, — диде ул һәм Рөстәм Мидхәт улына зур рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Иң башлап, районда көн-төн армый эшләгән, хезмәте белән үзен күрсәткән, быелгы чәчү алдынгыларын хөрмәтләп, мәйдан түренә чакырдылар. Быелгы кыр батырларына Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Игенчеләр Фәнис Галеев, Рәшит Сафин, Илсур Шәйдуллин һәм башкалар, яшь механизаторлар: Динар Юнусов, Эльвир Гатауллин, Иванов, Полтанов, Овсянников, Журавлев кебек алдынгыларны халык алкышларга күмде.

Хәлил Сабирҗанов бүләкләнүчеләрнең һәрберсен олылап, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерә торды:

— Халыкта шундый әйтем бар: «Ат бәйләрлек алтын баганаң булсын». Менә шундый алтын баганаларыбыз инде безнең көчле, уңган-булган егетләребез!

Исем-фамилияләрне атый баралар, Хәлил Нуретдин улы һәммәсен мактап, җылы сүзләрен яудыра.

— Менә Васыйл абый Галимов, ул бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган кеше. Ринат абый Һадиев — Илмәт авылының легендар тракторчысы.

Машина-трактор паркында эшләүчеләрнең дә чәчүгә керткән өлеше зур. Рәзиф Миннәхмәтов, Мансур Сираҗиев, Фарсель Закиров, Раиф Сөләйманов һәм башкаларның хезмәте дә мактауга лаек.

Эретеп ябыштыручыларны да зурладылар. Кыр хезмәтчәннәренә тәмле ашлар әзерләп торган пешекче Рәсимә Фәрит кызына да бүләк бирделәр.
Терлекчелектә алдынгы Фәридә Вәлиева, Вәсилә Исхакова, Ләйсән Яруллина, Гөлүзә Әюпова һәм башкалар, Гөлфинур Галеева, Ләйсирә Гарипова кебек бозау караучылар да сынатмый.

— Бүген бөтен акча сөттән килә, — ди Хәлил Сабирҗанов. — Сыерларны яратып савалар, шуңа күрә күрсәткечләре дә яхшы, — диде ул савымчыларны мактап.

Хуҗалыкның баш хисапчысын да онытмадылар. Агроном Илдар Хәмидуллин, мал табибы Илһам Хәмидуллин, электриклар Галләмов, Гарипов та макталды. Рәсим Юнысов, Регина Мөхәммәтҗанова кебек иң яшь хезмәткәрләрне дә хөрмәтләделәр.

Хәлил Сабирҗанов әйтүенчә, яшьләр дә һәр эшне җиренә җиткереп үтәргә тырыша. Иң мөһиме: җирдә тирән эзебез калсын, ди ул.

— Бүген менә безгә программистлар бик кирәк. Рәсим — шундый җаваплы белгечебез. Рәмзил — ветеринар. Безгә гаиләсе белән күчеп килде.

Бу арада тагын бер гаилә авылга кайткан. Димәк, яшьләргә тормыш итәргә мөмкинлекләр бар.

Сабан туе — хезмәт туе. Авылда тир түгеп яшәүчеләрнең берсенең дә исеме аталмый калмагандыр бу көнне. Иң өлкән яшьтәгеләрне дә, быел юбилейларын билгеләп үтүчеләрне дә зурлап, бүләк тапшырдылар. 

— Гомер үтә дә китә. Кырык ел шушы хуҗалыкка хезмәтен багышлаган кешеләребезгә рәхмәт, — дип Хәлил Нуретдин улы аерым-аерым исемнәрен атап, һәрберенә ихтирам күрсәтте. Ул аларның һәммәсен белә, шуңа да җылы сүзләрен кызганмады, чын күңеленнән рәхмәт белдерде. Хәзерге катлаулы дөнья хәлләрен истә тотып, солдатларыбыз туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде дип теләде.

Ахырда аның үзен дә бүләк алырга чакыргач:

— Артык мактамагыз, күз тидерерсез, — дип көлде.

Эшләгән вакытта төрле чаклары буладыр, билгеле, ләкин елга бер килә торган Сабан туенда хезмәтең өчен хөрмәт күрсәтүләре — зур куаныч.

Авыл җирендә бөтен халык күз алдында бит ул. Бу хуҗалыкта бөтен көчләрен биреп эшлиләр дә, рәхәтләнеп ял да итә беләләр. Күңел ачуларны киез итек киеп йөгерүдән башладылар. Ирле-хатынлы җырчылар Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар уен-көлке, шаяртулар белән мәйданны тагын да җанландырып, берсеннән-берсе матур җырларын бүләк итте. Заман үзгәрә. Сабан туе уеннары да яңалыксыз калмый. Чиләк-көянтә белән су ташучылар бер аякка итек киеп ярышты. Башта хатын-кызлар, әби-апалар узышса, аннары ир-атлар да кызып китте. Халык «гөж» килде.

Мәйдан уртасында башта малайлар, соңрак яшүсмерләр бил алышты. Бер читтә хатын-кызлар кул көрәшен башлады. Кашыкка су салып, стаканнарга ташучылар да байтак булды. Ә менә катык салынган коштабактан тәңкә эзләргә теләүчеләр табылмады. Бер апа үрнәк күрсәтеп карады-каравын. Ковид дигән зәхмәт аңга үтеп кергән күрәсең, бу уен йоласы шулай онытылыр, борынгылыкның бер кызыгы гына булып калыр инде. 

Сәхнәдә милли көйләр алышына торды. Төп мәйдан белән янәшә мәйданчыкларда колга башына бәйләнгән бүләкне алырга менделәр, авыш колга буенча йөрделәр, баганада утырган килеш капчык белән сугыштылар. Элеккедән калган һәм безнең заманга ярашлы уеннар белән беррәттән, яңаларын да күрергә мөмкин иде. Балалар мәйданчыкларында атынчыклар, батут урнаштырылган. Кайбер яшүсмерләр үз уеннарын булдырган, моның өчен башкаларны җәлеп итәрлек атрибутлар ясалган. Уеннарда үзен сынап караучылар да җитәрлек.

Сабан туеның төп мәгънәсе — кыр батырларын олылау, җир кешесен хөрмәтләү. Ә иң мөһим ярыш булып элек-электән көрәш мәйданында ир-егетләрнең көч сынашуы саналган. Быел Юраш Сабан туеның төп батыры — Илнар Галимов. Аңа тәкә һәм суыткыч бүләк иттеләр.

Сабан туе фотоларын безнең ВК Алабуга хәбәрләре төркемендә карый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев