Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ислам дине – тынычлык дине

Дин байрагы астында җинаятьче төркемнәр электән үк җыелып килгән үпкәләрне, кимсетелүләрне, хис һәм тойгыларны үз файдаларына бик оста кулланалар. Тарихта булып үткән кайбер хәлләрне хәзерге көнгә дә туры килә дип ышандырып, фикерләрне бутыйлар.Ләкин бу хисләр берничек тә башка дин, милләт кешеләренә карата җинаять кылуга әйләнергә тиеш түгел.

Барча мактауларыбыз Аллаһы Тәгаләгә булсын! Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә, гаиләсенә һәм барлык сәхабәләренә Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын! Аллаһы Тәгаләнең олы бер бәйрәм көне - җомга көнендә Раббыбызга гыйбадәт кылырга һәм зикерләр әйтергә ашыгып мәчетләребезгә җыелганнарга ике дөнья рәхәтен - бәрәкәтен насыйп итсен!

Мөхтәрәм җәмәгать! Аллаһы Тәгалә кешеләрне туры юлдан алып барыр өчен һәм алар имин яшәсен өчен Коръәнне, динебезне бар кылды, шәригатьне тәмам кылды. Хәвеф-хәтәрләрдән саклар өчен дин җибәрде. Ислам сүзе "әсләмә" дигән фигыльдән алынган, ул "исәнлек", "иминлек", "буйсыну" дигәнне аңлата. Динебез шушы дөньяда яшәгән вакытта җимерергә түгел, ә бөтен нәрсәне төзек итәргә һәм бер-беребезгә дустанә булырга, исән-имин яшәргә өйрәтә. Бер-беребезнең канын коярга түгел, ә миһербанлылык күрсәтергә һәм бары Аллаһы Тәгалә юлыннан тайпылудан куркырга чакырды. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бер хәдисендә аңлатты: "Аллаһы туры юлга мисал итеп, ике ягыннан ике дивары булган бер юлны китерде. Диварларда ачык ишекләр, ишекләрдә - пәрдәләр. Юл өстендә бер эндәшүче: "Әй кешеләр, инсаннар, hәммәгез дә тугры юлдан гына барыгыз, юлдан читкә китмәгез!" - дип кисәтеп тора. Әгәр берәрегез ул ишекләрне ачарга теләсә, эндәшүче шундук: "Хәсрәт сиңа, ишекне ачма! Ишекне ачсаң, кереп китәсең", - дия. Юл - ислам, пәрдәләр - Аллаһ куйган чикләр, ачык ишекләр - Аллаһның хәрамнары. Өстән эндәшеп торучы - һәр мөселманның да йөрәгендә булган Аллаһның вәгазьчесе". (Әхмәд, Хәким. Сахих хәдис).

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Исламның нигезендә Аллаһның барлыгына һәм берлегенә иман китерү, Аңа һичбер рәвештә ширек кушмыйча, фәкать Аңа гына кол булу кануннары ята. Бу кануннар кешеләрне үтерергә түгел − тормыш бирергә, золым яклы булмыйча − хаклыкка омтылырга, начарлык түгел − яхшылык яклы булырга, оятсызлык түгел − намус иясе булырга чакыра. Дин кешеләрне җаһиллекне түгел − белем һәм хикмәтне өстен тотып, сугышып, фетнә чыгарып түгел − тынычлыкны саклап яшәргә, террор һәм вәхшилек урынына − мәрхәмәт һәм шәфкатькә өйрәтә.

Кәрдәшләрем! Ислам хәтта тормышның иң авыр мизгелләрендә дә золым һәм хаксызлык юлын тыйган. Яулап алу өчен түгел, яклар өчен алып барылган сугышларның да кагыйдәләре язылган һәм алар әхлак принципларына нигезләнгән. Шуңа күрә хатын-кызларга, балаларга, картларга, хәтта тирә-юньгә зарар кылу тыелган.

Бу мәрхәмәтле алым кыска бер дәвер эчендә киң җирләрдә таралыш тапкан. Һәм шунлыктан мөселманнар корал, сугыш һәм фетнә таратучылар дип түгел, ә бәлки мәхәббәт, мәрхәмәт һәм мәдәниятне үстерүчеләр дип танылганнар. Әмма заман үтү белән кайберәүләр наданлык, диннең нигезен аңламау аркасында, кайберәүләр исә төрле астыртын эшләр нәтиҗәсендә диннән ераклаша. Динне шәхси максатлар өчен бер корал итеп файдаланучылар да килеп чыга.

Коръән аятендә Раббыбыз бик нык кисәтә:

الَّذِينَ يَسْتَحِبُّونَ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا عَلَى الآخِرَةِ وَيَصُدُّونَ عَن سَبِيلِ اللّهِ وَيَبْغُونَهَا عِوَجًا أُوْلَـئِكَ فِي ضَلاَلٍ بَعِيدٍ

"Ул кәферләр ахирәтне ташлап дөньяны гына яратып кәсеп итәләр вә кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар һәм ислам диненең зәгыйфьләнүен яки алар ягына үзгәрүен телиләр, алар хактан бик ерак адашканнар" (Коръән. Ибраһим сүрәсе, 3нче аять).

Пәйгамбәребез (с.г.в.) исә бер хәдисендә болай дигән: "Мөселман - ул мөселманнарны кулы һәм теле белән мөселманнарны яклаучы. Мөэмин исә барча кешеләрнең җаннары һәм маллары өчен иминлек тәэмин итүче кеше".

Димәк, мөэмин-мөселман кеше шундый була, алардан бер кеше дә зарар күрми һәм үзләренең җаннары өчен дә, маллары өчен дә тыныч торалар. Әмма бүген бик авыр хәлләр күзәтелә. Ислам һәм мөселманлык артына качкан җинаятьче оешмалардан меңләгән кешеләр вәхшилек күрә. Пәйгамбәребез кисәткән һәм ачмаска кушкан ишекләрне - "хәсрәт ишекләрен" ачалар. Шул ишекләргә корылган пәрдәләр - Аллаһ куйган чикләрне узып, халыкларны хәсрәтле итәләр.

Бүген, кансыз һәм надан кешеләрнең гамәлләре аркасында бөтен Исламны түбәнсетү күзәтелә. Моның белән беррәттән, кешеләрне Исламнан ераклаштырып, динебезгә карата курку һәм башка тискәре хисләрне уятырга тырышалар.

Мөхтәрәм җәмәгать! Иң зур җинаять исә − хаксыз һәм гаделсез рәвештә кешеләрне үтерүне "җиһад кылу" дип атыйлар. Безгә юл күрсәтүче китабыбыз Коръән -Кәримдә исә мондый бер аңлатма да юк. "Җиһад" сүзе ул, ислам дине, Аллаһы Тәгалә юлында булу һәм гыйбадәт кылу өчен тырышу. Ул һич тә үз-үзеңә кул салуга да, башка кешеләрнең канын коюга да өндәми. Мөселманнарга каршы фетнә чыгару, дошманлык хисе уяту, изге рәҗәб, шаһбан, рамазан айларында кан кою - болар берсе дә җиһад түгел, ә җинаять. Ислам бер кеше үтерүне бөтен халыкны үтерүгә тиңли. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үзенең хәдисләрендә: "Иң зур җиһад - үз-үзең белән көрәшү, үзеңнең түбән әхлагыңны, начар гадәтләреңне, уй-фикерләреңне төзәтү", - дип аңлатты.

Ислам кеше күңеленә нәфрәт һәм үч алу хисләрен түгел, ә мәрхәмәт, шәфкать һәм мәхәббәт орлыкларын чәчеп, хак юл белән баруны тәэмин итә.

Бүген гаепсез кешеләрне, хатыннарны, балаларны һәм картларны дин өчен дип үтерүчеләр асылда Исламга гына түгел, бөтен дөньяга каршы бер вәхшилек кылалар. Һәм, иң кызганычы, ислам диненең исеме моның өчен корал итеп кулланыла. Сүриядә, Төркиядә һәм дөньянын башка төбәкләрендә кешеләрне үтерү − галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән Ислам диненә каршы юнәлдерелгән бер җинаять. Чөнки шулай итеп Аллаһның каләменнән һәм Аның сөйгән Пәйгамбәреннән кешеләрнең күңелләрен кайтарып хуш булмаган карашлар тудырыла, бу юлга садыйк булган мөэмин-мөселманнар исә хур ителә.

Кардәшләрем! Берләшкән җинаятьчеләр барлыкка килде. Аларның дине юк. Андыйларның дине була да алмый. Дин байрагы астында җинаятьче төркемнәр электән үк җыелып килгән үпкәләрне, кимсетелүләрне, хис һәм тойгыларны үз файдаларына бик оста кулланалар. Тарихи вакыйгалар белән уйнамакчы булалар. Тарихта булып үткән кайбер хәлләрне хәзерге көнгә дә туры килә дип ышандырып, фикерләрне бутыйлар. Ватанпәрвәрлек, үз халкыңны ярату, туган җиреңне кадерләү хисләрен начарлыкка бормакчы булалар. Ләкин бу хисләр берничек тә башка дин, милләт кешеләренә карата җинаять кылуга әйләнергә тиеш түгел. Чөнки Раббыбызның рәхмәте киң, барчабызга да җитә.

Җинаятьчеләрнең телләре гел тәкбир әйтеп торса да, маңгайлары гел сәҗдәдә булса да, алданмагыз. Үтерү нияте кергән җинаятьчеләр белән диннең бернинди бәйләнеше юк һәм була алмый. Бернинди гаебе булмаган кешеләрне санаулы көннәрдә юкка чыгаралар. Бу исламнан түгел! Бу Аллаһы Тәгалә кушкан юл түгел! Җинаятьчеләрне аклап һәм аларны нинди дә булса дин әһелләре сафына кертү турында сүз дә куерта алмыйбыз.

Ахирәт көнендә мәңге рәхмәткә ирешер өчен барыбыз да Ислам дине китергән мәрхәмәт һәм мәхәббәткә ике куллап тотыныйк. Балаларыбызга, яшьләребезгә хуҗа булып, дин һәм иман мәсьәләләрен дөрес итеп өйрәтик, фәкать тугрылыкка юнәлеп, дөрес дин гыйлемнәренә юл тотыйк. Тикшермичә, белешмичә теләсә нинди белемне кабул итмик. Вәгазьне исә шушы дога белән тәмамларга телим: "Әй, Раббым! Белемебезне, аңыбызны арттырып, безне салих колларыңнан әйлә!"

Хәлим хәзрәт ШӘМСЕТДИНОВ,

Алабуга районы имам-мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев