Истә калырлык ел булды
Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Бүләкләр, бәйрәмнәр, матур күлмәкләр артыннан бертуктаусыз йөгерүдән туктап торып, узып баручы Куян елында ирешелгән уңышларны, чынга ашмаган хыялларны барлыйк. Планнарыбызның кайсы өлешләре тормышка ашкан да, кайсылары план булып кына калган?
Роза Ибраһимова, Алабуга музей-ядкәрлегенең өлкән фәнни хезмәткәре.
- Куян елы истә калырлык булды. Ноябрь аенда музей-ядкәрлектә эшли башлавыма 10 ел тулды, категориям дә артты. Куаныч өстенә тагын бер куаныч булып социаль ипотека программасы буенча яңа өч бүлмәле фатир алдык. Сөенеп туя алмыйбыз, Аллага шөкер. Андый мөмкинлек биргән өчен Республика хөкүмәтенә, шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт. Ә безнең музей тормышы бер урында гына тормый. Яңа проектлар эшлибез, туристларны каршы алабыз, экскурсияләр үткәрәбез. Яңа елга багышланган күргәзмә, остаханә, әкиятләр оештырыла.
Рамил Әхмәтшин, Алабуга медицина училищесы директоры.
- 2011 елда училищебыз 75 еллык юбилеен билгеләп үтте. Дус, бердәм коллектив белән тәмамлыйбыз Куян елын. Бу елдан башлап 9 һәм 11 класстан соң укучылар кабул итә башладык. Барлык куелган максатларыбызга ирештек. Уфада үткән Идел буе фәнни-тикшеренү эшләр конкурсында студенткабыз Алия Илкина җиңүче исемен яулады. Медицина училищелары арасында республикакүләм чаралар (конкурс, олимпиада) барысы да бездә үтә. Гомумән, училище коллективы белән төрле дәрәҗәдәге чараны курыкмыйча уздырып була. Киләсе елда безне җаваплы эш көтә - аккредитация үтәбез. Документларны Казанда тапшырып кайттым. Димәк, киләсе елда яңа үрләр, яңа уңышлар көтә безне. Коллективны, студентларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм.
Гөлнара Салихова, "Алабуга хәбәрләр бүлеге җитәкчесе".
- Узып баручы ел вакыйгаларга бай булды. Хәер, һәр ел, алай гына да түгел, һәр көн икенчесенә охшамаган бит ул. Узып баручы 2011 елда "Алабуга хәбәрләр бүлеге" үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу ел да нәкъ менә шушы сан белән истә калачак. Ирешелгән планнарга килгәндә, алга куелган барлык максатымны үтәдем шикелле. Аждаһа елында да бары тик яхшы хәбәрләр генә булыр дип ышанам. Газета укучыларга сәламәтлек һәм зур уңышлар телим. ( Соңгысын үзебездән өстибез. Гөлнара декабрь аенда "Энергия саклау һәм Татарстан республикасында энергетик нәтиҗәлелекне арттыру" максатчан программасын пропагандалау буенча массакүләм мәгълүмат чараларының республика конкурсында "Иң яхшы телесюжет" номинациясендә җиңү яулады. Җиңүчегә бүләкне хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиков тапшырды. Соңлап булса да, котлауларыбызны Гөлнарага җиткерәбез).
Ләйсән Мөхәммәтҗанова, 2 гимназиянең башлангыч класслар укытучысы.
- Бу ел уңышларга, нәтиҗәләргә бай булды. Гимназиядә эшли башлау белән "Безнең яңа укытучы" исемле конкурста катнашырга булдым. Аны ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы игълан иткән иде. Ятып калганчы, атып кал, диләр бит. Мин дә кичекмәстән документларны тапшырдым, анкета тутырдым. Берникадәр вакыттан соң конкурста җиңүем турында хат килде. Әлеге конкурс яшь укытучыларның абруен күтәрү, мәктәпкә яшьләрне җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Кабинетка 426 меңлек компьютер җиһазы кайтты. Бу - минем профессиональ үсешкә тагын бер зур этәргеч. Киләсе елда беренче класска киләчәк балаларны "бирнә" белән кабул итәм. Шәхси уңышларга килгәндә - без быел гаилә белән ремонтны җиңеп чыктык. Газета укучыларына сәламәтлек һәм зур шәхси җиңүләр теләп калам.
Фәридә Хәбибрахманова, Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы китапханә бүлеге мөгаллиме, уку йортының ветераннар советы рәисе.
- Куян елында тугангадыр инде, бу ел минем өчен яхшы, уңышлы ел булды. Узып баручы 2011 елда мине Россия Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләде. Хезмәтемне бәяләгән өчен коллективка, директорыбызга зур рәхмәтлемен. Аждаһа елы да начар булмас дип ышанам. Күрсәтелгән югары дәрәҗәне аклап, уку йортына файдалы булып эшлисем килә.
Ф. Нуриева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев