Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иҗтимагый киңлекләр яңара

Алабугада паркларны яңарту эшләре дәвам итә. 3 июльдә район башлыгы Геннадий Емельянов җитәкчелегендә “Чебурашка” паркы проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Әлеге киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, башкарма комитет җитәкчеләре һәм урынбасарлары, палата рәисләре, архитекторлар һәм төзүчеләр катнашты.

Көн тәртибендә “Чебурашка” паркы проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.

1 июльдә Зөлфия Сөнгатуллина “2019 елга Татарстан Республикасы территориясендә заманча мохит формалаштыру чараларын тормышка ашыру” программасын гамәлгә кертү кысаларында объектларны проектлау мәсьәләләре буенча җитештерү киңәшмәсендә катнашты. Алабугада әлеге программа объекты булып, “Чебурашка” паркы тора.

Гомумән әйткәндә, программаның төп бурычы – республика территориясендә шәһәр мохитенең сыйфатын күтәрү. Алабугада “Чебурашка” паркын төзү проектын тормышка ашыру әлеге территорияне төзекләндереп кенә калмыйча, шәһәр халкы өчен уңайлы мохит тә тудырырга  ярдәм итәчәк.

Шулай ук киңәшмәдә “Чебурашка” паркы турында иҗтимагый киңлек буларак фикер алыштылар. Очрашу барышында төп мәсьәләләр – паркны төзекләндерү өчен подрядчыларны җәлеп итү һәм парк территориясендә инженерлык челтәрләрен күчерү мәсьәләсе хәл ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев