Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иза чигүнең дә чиге бар

Фатирда салкын, җылылык батареяга тулы күләмдә килеп җитми, ә кайнар су кранны озаклап ачып торганнан соң гына ага башлый.

Ә бит суны да, җылылыкны да счетчик буенча түләтәләр, ун минут салкын су агызып торасыз дип, исәп квитанциясендәге түләүләрне бер дә киметмиләр. Мондый хәлләр алабугалыларга яхшы таныш. Алабугадагы 86 йортның җылылык системасында проблемалар бар. Бу йортларны коммуналчылар телендә "тупиклы" йортлар дип атау гадәткә кергән. Торак-коммуналь хезмәтләргә зарлануларның күбесе дә нәкъ шушы йортларда яшәүчеләрдән килә.

Дүшәмбе көнне үткән киңәшмәдә район башлыгы Геннадий Емельянов бу мәсьәләгә аерым тукталды. "Быел шундый 68 йортта җылылык пунктлары куячакбыз. Димәк, бу йортларда нормага туры килүче кайнар су һәм җылылык булачак", - диде ул.

Индивидуаль җылылык пунктларын проектлау эшләре апрельдә тәмамланачак. Урнаштыру эшләре исә майда башланып, киләсе җылыту сезонына кадәр, ягъни октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Җылыту системасында проблемалар булган мондый йортлар 5, 6, 8а, 12 нче микрорайоннарында урнашкан. Мондагы халык инде күп еллар дәвамында җылылык һәм кайнар су җитмәүдән иза чигә: циркуляция булмау сәбәпле, су кайнарлансын өчен аны озак кына агызып торырга кирәк. Индивидуаль җылылык приборларыннан (ИТП) тыш, бу йортларда гомумйорт исәпләү приборларын урнаштыру күздә тотыла, - диде район башлыгы.

Шәһәрдә шундый проблемалы 86 йортның унсигезендә подвал юк һәм алар нигездә 8нче мәхәлләдә урнашкан. Ә индивидуаль җылылык пунктлары подвалда урнаштырыла. Димәк, подвалсыз йортларда ИТПлар махсус будкаларда куелачак. Бу йортларда аларны урнаштыру эшләре 2013 елга планлаштырылган.

Әлеге эшләр Алабуга җылылык челтәрләрен модернизацияләү һәм реконструкцияләү программасы кысаларында башкарыла. Индивидуаль җылылык пунктларын проектлау һәм урнаштыруга 80 миллион сумга якын акча таләп ителсә, челтәрләрне реконструкцияләүгә 95 миллион сум тирәсе акча кирәк булачак. Эшләр республика бюджеты, җирле казна һәм ПТС инвесторы - "КЭР-Холдинг" идарәче компаниясе исәбенә башкарылыр дип ниятләнә.

Индивидуаль җылылык пунктлары 2012 елда түбәндәге йортларга урнаштырылачак:

6нчы микрорайонда: Тынычлык проспекты, 1, 1а, 3, 5, 7, 9, 13, 15, 17, 19, 25 нче йортлар;

Пролетар урамы, 1б, 2, 2а, 4, 6, 6а, 8, 10, 12, 14, 16, 18, 20, 22 нче йортлар;

Нефтьчеләр проспекты, 12, 14, 16, 16а, 18, 20, 20а, 20б йортлары;

8А микрорайонында: Төзүчеләр урамы, 13, 15, 17, 17а йортлары;

12нче микрорайонда: Т.Гыйззәт урамы, 16, 18, 20, 22, 24, 28, 30 нчы йортлар;

Пролетар урамы, 38, 40, 44, 46 нчы йорт;

Интернациональ урамдагы, 4, 6, 8 нче йорт;

5нче микрорайонда: Разведчиклар урамы, 46, 48, 50, 56, 54 нче йортлар;

8нче микрорайонның: Тынычлык проспекты, 8, 14, 14а, 16 нчы йорт;

Нефтьчеләр урамы, 21, 33, 35 нче йорт;

Төзүчеләр урамы, 8б йорты.

Ф.Әскарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев