Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кадастр исәбен “туктату”лар кимеде

Татарстан Рорсреестры үткәргән мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, дәүләт теркәүчеләре тарафыннан кадастр исәбенә алуны туктатып тору турында кабул ителгән карарларның күпчелегенә кадастр инженерларының межалау планын, техник планны һәм тикшерү актын әзерләүдә җибәргән хаталары сәбәпче.

Мәсәлән, башлыча межалау планын әзерләгәндә кадастр эшләренең төре, кадастр кварталлары, аныкланган яисә янәшә урнашкан җир кишәрлекләренең саннары дөрес күрсәтелми.

Шулай ук межалау планы һәм баштагы һәм барлыкка килә торган җир кишәрлеге турында Бердәм дәүләт теркәве мәгълүмәте арасында каршылыклар очрый; килешүләрнең рәсмиләштерелгән көне һәм саннары күрсәтелми һәм башкалар.

Техник планны әзерләгәндә, кадастр инженеры хакында барлык белешмә бирелми, техник планга шулай ук эш барышы кертелми, Декларация кушымтасында күчемсез милек объектларына хокукны билгели торган документларның күчермәсе булмый һәм башкалар.

Тишерү актына төп искәрмә - кушымтада күчемсез объектның юкка чыгарылуы яки күчемсез объектны җимерүгә нигез булып тора торган документлар җитми һәм "Кадастр инженерының йомгаклау сүзе"ндә күчемсез объекттан файдаланмауның сәбәбе күрсәтелми. Кайбер очракларда межалау һәм техник планнар алдан ук суд органнары өчен әзерләнә, бу турыда кадастр инженеры йомгаклау бүлегендә билгеләп үтә, ләкин документлар алаг таба судка мөрәҗәгать итүне туктатып тору максатында, хокукларны терки торган органга җибәрелә.

Эшне туктатып тору һәм кире кайтару турында карарлар санын киметү өчен, Идарә тулы чаралар комплексын үткәрә. Алар кадастр инженерлары тарафыннан әзерләнә торган документларның сыйфатын күтәрүгә юнәлгән. Нәтиҗәләр хәзер үк күзгә күренерлек. Мәсәлән, 2016 елда эшне кире кайтарулар саны 20036 булса, быел - 9102, бу 54,6 процентка ким дигән сүз; эшне туктатып тору хакында карарлар саны үткән елның шушы вакыт аралыгында 41255 булган, 2017 елда - 12 348, бу исә элекке күрсәткечтән 70,1процентка ким.

Дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген киңәйтү һәм аларның сыйфатын яхшырту Идарә эшчәнлегенең әһәмиятле юнәлешләреннән берсе. Шуңа бәйле рәвештә, дәүләт кадастр исәбен тукиатып тору турында карарлар санын киметү буенча эш алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев