Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кадерле дуслар!

Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельяновның яшьләрне котлавы.

Сезне чын күңелдән Яшьләр көне белән котлыйм!

Алабуга яшьләре – акыллы, талантлы, максатчан. Без укучыларыбыз һәм студентларыбыз, аспирантлар һәм спортчылар, яшь табиблар һәм педагоглар, эшмәкәрләр, волонтерлар, сәясәтчеләребез уңышлары белән горурланабыз.

Сез – безнең төп ресурс, өметебез һәм таянычыбыз. Алабуга муниципаль районының киләчәге нәкъ менә сездән тора. Сез инде бүген үк күп кенә социаль процессларга йогынты ясыйсыз һәм үзгәртеп коруларның актив катнашучылары булып торасыз. Шуңа күрә без энергияле, белемле, инициативалы яшьләрне район алдында торган бурычларны хәл итүгә җәлеп итүне мөһим бурыч дип саныйбыз. Һәрвакыт сезгә ярдәм итәргә һәм монда, туган җирегездә яшәү һәм эшләү уңайлы булсын өчен, барлык шартларны тудырырга әзер.

Алда сезне яңа җиңүләр көтә. Иң мөһиме – кыю эш итү, омтылыш һәм хыяллар. Сезгә тормыш энергиясе, укуыгызда уңышлар, карьера үсеше, зур мәхәббәт һәм теләкләрнең тормышка ашуын телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев