Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кадерле ветераннар! Хөрмәтле алабугалылар!

Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельяновның алабугалыларга мөрәҗәгате.

22 июнь – безнең календарьда кайгылы көн. Бу көнне 78 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган иде. Сугыш уты һәр йортны җимерә, һәр гаиләгә югалтулар һәм кайгы-хәсрәт китерә.

Куркыныч сынау елларында безнең солдатлар батырлык, фидакарьлек һәм рухи көч күрсәтте. Алар нык тордылар һәм җиңделәр. Кыенлыкларга һәм зур югалтуларга карамастан, Бөек Ватан сугышы немец-фашист илбасарларын тар-мар итү белән тәмамланды.

Сугыш чоры безнең районга да кагылды, 13 меңнән артык алабугалы фронтта сугышкан, аларның яртысыннан артыгы өйләренә әйләнеп кайтмаган. Ә тылда хатын-кызлар, картлар һәм балалар фидакарь хезмәт куйганнар.

Һәлак булган геройларга мәңгелек истәлек! Ветераннар алдында баш иябез! Безнең бурыч – һәлак булганнарның истәлеген олылау, халык бердәмлеген ныгыту, киләчәк буынны туган ил патриотлары итеп тәрбияләү.

Сугыш көннәре беркайчан да кабатланмасын! Ветераннарга озын гомер һәм сәламәтлек насыйп булсын! Барлык алабугалыларга иминлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев