Капиталь ремонт өчен кем түли?
Алабуга муниципаль районында йортларга капиталь ремонтны 2008 елдан ясый башладылар.
Бүгенге көнгә әлеге программада 190 күпфатирлы йорт катнашты. Аларның 55е комплекслы, 135е - өлешчә ремонтланган.
2007 елның 21 июлендә "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды" турында 185нче Федераль закон кабул ителде һәм Фондның исәп счетына 240 миллиард сум акча күчерелде. Әлеге сумма закон нигезендә регионнарга тапшырыла һәм йортларга капиталь ремонт ясауга һәм гражданнарны тузган торактан күчерүгә тотыла.
Фонд турындагы федераль законның унике шартын үтәгән очракта гына әлеге акча регионнарга биреләчәк. Шуларның берничәсе белән танышыйк.
Регионнар алдында ТКХ өлкәсендә шәхси бизнес һәм торак милекчеләр ширкәте (ТСЖ) үсеше өчен шартлар тудыру максаты куелды. Йортларны шәхси идарәче компанияләр хезмәтләндерә. Ә аларны гражданнар сайлый. Мондый эш төре гражданнарга средстволарның максатчан кулланылышын контрольдә тотарга һәм идарәче компания эшеннән канәгать булмаган очракта аны алыштыру мөмкинлеген бирә. Шул рәвешле беренче шарт барлыкка килде: акча дәгъвалаучы регионда 2011 елда ТКХ өлкәсендәге коммерциячел предприятиеләр 80 процент тәшкил итәргә тиеш. Ягъни, шәхси идарәче компанияләргә йортларның һәм коммерциячел булмаган предприятиеләрнең яртысы, ә ТСЖларга 20 проценты бирелергә тиеш. Халык түләүләре дәрәҗәсе чыгымнарның 100 процентын тәшкил итә. Алга таба җирле бюджетта средстволар каралырга һәм капиталь ремонт һәм гражданнарны тузган торактан күчерү муниципаль адреслы программалары эшләнергә тиеш. Шул вакытта гына федераль ярдәм финанслар белән ярдәм итәчәк.
Бюджетның тәэмин ителешенә карап, регионнарның өлеше капиталь ремонт чыгымының 20-50 процентын тәшкил итә. Шунысы да әһәмиятле, бюджет акчалары конкрет идарәче компания яки торак милекчеләр ширкәте исәбенә, ягъни капремонт программасына эләккән, әлеге программада катнашу теләге белдергән һәм капремонт бәясенең 5 процентын каплый алган йортларга җибәрелә.
Капремонт программасына кертелгән күп фатирлы йорт урнашкан җир участогын дәүләт кадастр исәбенә кую эшләренең үткәрелү графигы расланган булуы унике шартның берсе. Кадастр исәбенә кую чыгымнарын республика һәм җирле бюджет үз өстенә ала.
Региональ адреслы программа башкарма власть тарафыннан формалаша. Дәүләт кадастр исәбенә график буенча Алабугада 569 күпфатирлы йорт куелган, чиратта тагын 379 йорт. Аларның унсигезе бу елда программага кертеләчәк. Тагын 357 күпфатирлы йортта ремонт ясау планлаштырыла.
Бина милекчеләре бюджеты, ягъни программаны финанслауда катнашуның мәҗбүри өлеше йортта яшәүчеләр җыйган акчадан формалаша.
569 йортта программаны финанслауда ярдәмләшү өчен акча җыю кирәклеге турында җыелышлар үткәрелде. Капиталь ремонт барган йортларда яшәүчеләрнең счет-квитанцияләрендә "капремонт 185-ФЗ" дигән юл барлыкка килде. Алар бер квадрат метр өчен йорттагы капиталь ремонт бәясеннән 5 процент түли. Чиратта торучы йортларда, программада катнашкан, тик ясалган ремонт өчен түләп бетермәгән һәм башка йортларга займга кергән йортта яшәүчеләрнең квитанцияләрендә "капиталь ремонтның рег.фонды" дигән юлны күрергә була. Мондый йортта яшәүчеләр квадрат метрдан биш сум түли.
Тик закон тарафыннан күбрәк түләнү дә тыелмый. Быелга Федераль стандарт 5 сум 90 тиен тәшкил итә. Шулай иткәндә йортлар бурычларын тизрәк каплаячак, ә программада катнашмаганнары ремонт өчен кирәкле сумманы тизрәк туплаячак.
Бер генә тиен дә кемнеңдер кесәсенә керми, дип тынычландыра Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Е.Сермеева. Бу акчалар барысы да максатчан средстволар. Алар РКЦда җыела һәм ТРның Финанслар министрлыгының казна департаментында ачылган һәр йортның исәп счетына күчерелә.
Йортта яшәүчеләр программада катнашырга теләмәсә һәм акчаларын ТРның Главинвестстройга күчерергә дигән беркетмәгә кул куймаса, әлеге хезмәт счет-квитанцияләрдә булырга тиеш түгел. Капиталь ремонт буенча барлыкка килгән барлык мәсьәләне идарәче компанияләрдә һәм торак милекчеләре ширкәтендә хәл итәргә була.
Л.Рамазанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев