Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Капиталь төзекләндерүгә ташламалар

РФ Торак Кодексының 158 маддәсе нигезендә, күпфатирлы йортны капиталь төзекләндерүгә түләү чыгымнары, торак бүлмәләргә милек хокукына ия булган вакыттан алып, бу йортта яшәүчеләрнең барысына да йөкләнә. Шул рәвешле, күпфатирлы йортта гомуми милеккә капремонт взносын түләүдә социаль ярдәм чаралары торак бүлмә хуҗалары булган гражданнарының ташламалы категорияләренә бирелергә тиеш.

2017 елның гыйнварыннан мондый субсидия ташламаларны алу хокукын раслау өчен, гражданнар үзләре яши торган торак бүлмәләргә милек хокукын раслый торган документлар китерергә тиеш. Әлеге документларга түбәндегеләр керә:

- торак бүлмәгә милек хокукын дәүләт теркәве турында таныклык яисә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтә;

- гариза бирүченең пай кертемнәрен тулысынча түләве турында торак яки торак-төзелеш кооперативы белешмәсе;

- хокукны дәүләт теркәве турында Закон үз көченә кергәнгә кадәр торак бүлмәгә милек хокукы барлыкка килүне раслый торган документ; сатып алу (алыштыру, бүләк итү) килешүе;

- торак бүлмәне приватизацияләү турында акт (таныклык, килешү); закон яки мирас буенча торак бүлмәгә милек хокукын раслый торган таныклык һәм башка документлар.

Игътибар!

Июньдә исәп кәгазьләрендә тиешле мәгълүмәт милек турында документ китерергә кирәк булган гражданнар өчен генә урнаштырылганмәг.

13 июньнән 29 декабрьгә кадәр, Спас урамы, З йорт адресы буенча, гражданнарны документлар белән график тәртибендә кабул итәләр.

Чакырылган айдан капиталь төзекләндерүгә ташламалар милек хакында мәгълүмәтне күздә тотып исәпләнәчәк. Милек турында документлар тапшырылмаган булса (ташлама иясе - милек хуҗасы түгел дигән сүз), "капиталь ремонт" хезмәте өчен түләүгә ташлама исәпләнмәячәк. Торак-коммуналь хезмәтләрнең башка төрләренә субсидия-ташламалар исәбе үзгәрми.

Электрон гариза отышлырак

Социаль ярдәм алу өчен, Татарстанның социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итү өчен гариза язуны һәм кайбер дәүләт хезмәтләрен алуны тулысынча электрон рәвештә башкарырга мөмкин. Моның өчен социаль яклау органнарына шәхси мөрәҗәгать итү кирәкми. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Порталында (uslugi.tatarstan.ru), өлешчә, түбәндәге хезмәтләр буенча гариза бирергә була:

- ата-ана түләве өлешенә төп компенсация;

- ата-ана түләве өлешенә өстәмә компенсация;

- балага ай саен бирелә торган пособие;

- пенсионерларга ай саен бирелә торган юл акчасы;

- күп балалы гаиләләргә ТКХ хезмәтләренә түләүгә субсидия-ташламалар;

- күп балалы гаилә балаларына юл акчасы;

- күп балалы гаилә балаларына даруларга субсидияләр;

- инвалидларга ТКХ түләүләренә субсидия-ташламалар.

Социаль яклау органнарына тулысынча электрон рәвештә мөрәҗәгать итү өчен:

- компьютер,

- Интернетка керү мөмкинлеге;

- esia.gosuslugi.ru/registration адресы буенча Бердәм идентификация һәм аутентификации (ЕСИА) системасында стандарт исәп язмасын теркәлү;

- "Шәхси кабинет" порталында теркәлү кирәк.

Гариза биргәндә, порталда түбәндәге адымнарны башкарасы: электрон хезмәтләр: "Социаль яклау: пособиеләр, түләүләр, субсидияләр, компенсация, кабул итүгә язылуз" → "Социаль яклау: "Пособие, субсидия, компенсация билгеләүгә гариза бирү" → алга таба хезмәтләр буенча сайлап керергә.

Социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итүченең гаризасы буенча карар шулай ук "Шәхси кабинет"та урнаштырыла.

Боларның барысы да гариза бирүченең вакытын янга калдыра һәм чиратта тормаска мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев