Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Капремонт: балаларга уңайлы булсын

Быел шәһәрнең 22нче балалар бәакчасында һәм сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатта капиталь төзекләндерү үтәчәк. Бу турыда указга ТР Министрлар кабинеты тарафыннан үткән ел ахырында кул куелган иде.

Алабуга районы мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов сүзләренә караганда, бу биналарны төзекләндерүгә 41 миллион 696 мең сум акча бүленгән: 23 миллион 872 мең сум балалар бакчасына һәм 17 миллион 894 мең мәктәп-интернатка.

Балалар бакчасында ремонт эшләре башланды инде.

− Быел бакчага 37 ел тула, капиталь төзекләндерүнең уздырылганы юк иде әле. Әлбәттә, бу еллар эчендә кайсы төш начарланса, шунысы төзекләндерелде: өлешчә тәрәзәләрне алыштырдылар, түбәне ямадылар; хәзер исә тулысынча ремонт ясалачак, − ди балалар бакчасының мөдире Светлана Волкова.

Биредә түбә һәм тәрәзәләрне, инженерлык челтәрләрен, җылылык системасын алыштырырга җыеналар. Фасад җылытылачак, керү юлын "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашырып, төзекләндерәчәкләр. Президент күрсәтмәсе буенча, иң кечкенә төркемнәр урнашкан беренче катта җылы идәннәр түшәләчәк.

− Кызганыч, бина эчен буяу һәм территорияне төзекләндерү өчен акча каралмаган, әмма уйлавымча, район башлыгы Геннадий Емельянов бу мәсьәләне чишәр; бу учреждениегә ремонт кирәге билгеле булуга, ул бюджеттан верандалар өчен акча бүлеп бирергә кушты, җәй көне алар төзекләндерелде инде, − диде Ривал Зарипов.

Ремонт эшләре өлешләп узачак, балалар бакчасы ябылмый һәм сабыйларны башка учреждениеләргә җибәрергә җыенучы юк.

− 1нче мәктәптә башта бер яртысын ябып торып, икенчесен эшләгән идек, аннан соң − киресенчә. Монда, бакчаның төзелеше икенче төрлерәк булганга, болай килеп чыкмый. Икенче каттан башлап, башта бер канатны, аннары икенче яктагысын төзекләндерү дөресрәк булыр. Тәрәзә һәм ишекләрне ял көннәрендә, балалар өйләрендә чакта алмаштырачаклар. Билгеле, ремонт барган арада, кысангарак туры килер, шау-шу да булыр, балалар курыкмасынга, хәлне аңлатырга тырышыгыз, − дип мөрәҗәгать итте Ривал Зарипов ата-аналарга.

Аның әйтүенчә, барлык эшләр 1 июньгә тәмамланачак. Чыгарылыш төркеменә йөречүләрнең әти-әниләре:

− Чыгарылыш ничек? Ул кайда булыр? - дип кызыксынды.

− Без сезгә теләсә кайсы бүлмәне бирербез, − дип ышандырды район мәгариф башлыгы.

Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат та төзүчеләрне бүгеннән кабул итәргә әзер. Мәгариф министрлыгы карамагында булганга, анда барысы да төзекләндереләчәк һәм бу эшләр укытуга комачауламаячак.

Ривал Зарипов белдерүенчә, 8, 9,10нчы мәктәп һәм 14, 1, 24,17нче балалар бакчасы биналары шулай ук капиталь төзекләндерүгә чират көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев