Кара Куян елы тамгасы астында узган еллар нинди вакыйгаларга бай булган?
Киләсе — 2023 ел — Кара Куян елы.
Киләсе яңа 2023 елны Кара Су Куян (Песи) елы диләр. Аның стихиясе — су. Куян елында түбәндәге дөньякүләм танылган кешеләр туган: Альберт Эйнштейн, патшабикә Виктория, Фидель Кастро, Эдит Пиаф, Гарри Каспаров, Эльдар Рязанов, Уитни Хьюстон.
Безнекеләрдән Рафаил Сәхабиев, Фәиз Зөлкәрнәев, Шәмсия Җиһангирова, Зиннур Сафиуллин, Гөлнара Тимерҗанова, Аида Гарифуллина, Гөлнора Гатина, Алмаз Гәрәев һәм башкалар Куян елында туганнар.
Кытай календаре буенча кара Куян елы 60 елга бер генә була. Димәк, башлыча 1963 елда туган кешеләр генә үз гомерендә ике тапкыр бу елны кичерә алачак, дигән сүз. Куян (Песи) еллары: 2011, 1999, 1987, 1975, 1963, 1951 — 12 ел саен кабатлана.
Куян елының истәлекле вакыйгалары:
631 елда мөселманнар Һиҗри календарь белән яши башлый.
1219 елда Кыпчак ханлыгы Чыңгыз хан империясенә кушыла.
1243 елда Алтын Урда башкаласы Сарай Бату шәһәренә нигез салына.
1519 елда Кортес Америкадагы ацтеклар дәүләтен юкка чыгара.
1543 елда Госманлы империясен Венгрия дәүләтен яулап ала.
1711 елда Петр I Кырым ханы Дәүләтгәрәйгә җиңелә.
1855 елда Кырым сугышы тәмамлана — инглиз-француз-төрек гаскәрләре Севастопольне ала.
1939 елда икенче Бөтендөнья сугышы башлана: Германия Польшага бәреп керә.
Бөтен дөньяга танылган «The Beatles» төркеменең альбомы да Куян елында чыга (1963).
1999 елның 12 октябрендә Җир шарындагы кешеләр саны 6 млрд җиткән, дип хәбәр итәләр.
1951 елда СССРда Үзәк телевидение студиясе оештырыла, ул соңрак СССРның Үзәк телевидениесенә әверелә.
1963 елда беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова космоска чыга.
1975 ел — уңышның өчтән бере югала, Советлар Союзында каты корылык. (Соңыннан мондый хәл 2010 елда кабатлана.)
1987 елда «девятка» — ВАЗ-2109 автомобилен җитештерә башлыйлар.
«Евро» — дөньякүләм финанс базарларына исәп-хисап валютасы сыйфатында 1999 елда тәкъдим ителә, һәм аны акчасыз исәп-хисап ясаганда файдалана башлыйлар.
2011 елда Россия җәй вакытына күчә һәм вакыт бүтән алышынмый.
2011 елда «Булгария» теплоходы фаҗигасе була.
Чыганак
Фото: ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев