Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кайбер лицензияләр гамәлдән чыга

Росреестр хезмәте мәгълүмәтенә караганда, 2017 елның 1 гыйнварыннан "Геодезия, картография һәм киңлек мәгълүмәте турында һәм РФ закон актларының кайберләренә үзгәрешләр кертү турында" Федераль Закон һәм "Геодезия һәм картография эшчәнлеген лицензияләү турында" Нигезләмә үз көченә керде.

2017 елның 1 гыйнварыннан түбәндәге эш төрләрен башкаруга бирелгән лицензияләр гамәлдән чыга:

- геодезия һәм картография эшчәнлеген тәэмин итү максатларында Җирне дистанцион зондлау;

- геодезия һәм космик үлчәүләр базасында геодинамик тикшерүләр;

- федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә географик мәгълүмәти системалар булдыру һәм алып бару;

- төбәкара кулланылыш өчен сәяси-административ, фәнни-белешмә һәм башка тематик карталар һәм атласлар, уку картография ярдәмлекләрен проектлау, төзү һәм чыгару;

- Россия Федерациясенең куркынычсызлыгын саклауны тәэмин итү максатларында геодезия, картография, топография һәм гидрография эшләрен башкару;

- Россия Федерациясе субъектлары, муниципаль берәмлекләр чикләрен билгеләү һәм үзгәртү турында геодезия, картография, топография һәм гидрография материаллары (мәгълүмәте) белән тәэмин итү;

- Антарктиданы, Россия Федерациясенең континенталь шельфын, чит дәүләт территорияләрен һәм Бөтендөнья океанын картага төшерү, шул исәптән топография һәм диңгез карталарын булдыру;

- гомуми диңгездә йөзү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, океан һәм диңгезләрдә геодезия һәм гидрография эшләрен торгызу.

Нигезләмә буенча, бирелгән эш төрләре алга таба лицензиядән башка башкарылачак.

Лицензияләү турында Законның 22 маддәсе 6.1 өлешендәге нигезләмәне исәпләгәндә, әйтеп үтелгән геодезия һәм картография эш төрләренә лицензиясе булган затлар, яңадан рәсмиләштереп, башка төр эшләргә лицензия алырга мөмкин. Моның өчен, алар 2017 елның март ахырына кадәр, лицензияләүче органга мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Геодезия һәм картография эшчәнлеген тормышка ашыруга лицензия алу өчен, Татарстанда теркәлгән затларның Татарстан Республикасында Росреестр идарәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итүе мөһим: 420054, Казан шәһәре, Кулагин урамы, 1 йорт, 101 бүлмә. Тиешле мәгълүмәт шулай ук ведомствоның рәсми сайтларында: rosreestr.ru, "Федераль әһәмияте булган геодезия һәм картография эшләрен лицензияләү" бүлегендә һәм rosreestr.tatarstan.ru сайтының "Картография" бүлегендә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев