Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кайда, ничек языйм исемеңне?

Кыл өстендә торган гомеренең кайда өзеләсен беркем белми шул.

Дошманнарга каршы аяусыз көрәшкән туганнарыбыз хәтере безнең өчен изге. Аларның язмышы билгесез булганда  – төзәлмәслек кайгы, каберенә барып баш ия алганда, яралар басылгандай була.

Минем бер бабам сугыштан контузия алып, 1944 елда әйләнеп  кайткан. Икенче бабам хәбәрсез югалган. Аннан ике яшьтә калган әниемнең Җиңү көненнән соң,  әтисе кайтып килер дип, тәрәзәдән күзен алмавын,  ишле гаиләне сыңар канат белән тарткан нәнәкәйне уйласам, күзләремә яшьләр килә.   

Гыйззетдин Сәрвәретдин улына да күңеленең төпкелендә яткан борчулары тынгы бирми. Бөек Ватан сугышында һәлак булган  әтисе күмелгән туганнар каберлегенә барып кайтканнан соң да, җаны тыныч түгел аның. Алабугада яшәүче Гыйззетдин бабай Гыйләҗетдинов белән мин 2016 елның сентябрендә шәһәрнең аскы өлешендәге “Нур” мәчетендә таныштым. Ул миңа әтисенең исемен мәңгеләштерергә теләве турында әйткәч, редакциядән шәһәр хәрби комитетына шалтыратып, бу мәсьәләдә булышуларын үтенгән идем. Фронтка кайсы урыннан киткән, Ватан өчен гомерен биргән сугышчының исемен шунда мәңгеләштерәләр, шуңа күрә мин инде бу мәсьәлә уңай хәл ителер дип тынычланган идем.

Быел декабрьдә Гыйззетдин бабай редакциябезгә килеп, үзенең зарын сөйләде. Ул инде Белоруссиянең Гомель өлкәсендә  урнашкан Чирковичидагы  туганнар каберлегенә барып, һәйкәлгә уелган исемнәр арасында әтисенең исемен дә күреп кайтырга өлгергән.

– Ә менә туган авылында аның исемен язып куйдыру мөмкин эш түгел икән, – диде ул ачынып. Әйтүенә караганда, андагы хәрби комитетта да булган. Ә хакимияттәгеләр исә: “Чара юк”, – дип җавап биргән икән.

Сәрвәретдин Гыйләҗетдин улы 1905 елда Актаныш районының Чат авылында туган. Сугыш башланган елны ук фронтка киткән.  1944 елның 21 гыйнварында Белоруссиянең Светлогорск районы Мольча авылы өчен барган каты сугышларда ефрейтор Сәрвәретдин Гыйләҗетдинов һәлак булган. Хәзерге вакытта ул Светлогорскидан өч километр ераклыктагы Чирковичи туганнар каберлегендә күмелгән. Гыйззетдин бабай кулында – РФ Оборона министрлыгы үзәк архивының “яшерен” тамгасы белән басылган хәрби журнал битләренең күчермәләре. Анда – 1944 елның гыйнварында 73нче укчы дивизиянең опербүлек башлыгы көн саен теркәп барган язмалар.

Әлеге дивизиянең Җиңү көненә хәтле хәрәкәттә булуы билгеле, ә менә Сәрвәретдингә, күпме дистә миллионлаган совет солдатлары кебек үк, ул бәхетле көннәрне күрү язмаган, чит җирдә башын салган.

Жлобин-Калинковичи тимер юлы юнәлешендә Александровка, Островчицы, Погонцы, Ракшин, Расова, Секеричи, Сосновка, Судовица, Язвин, Боровики, Мольча авыллары урнашкан.  Биредә гитлер гаскәрләренең эре төркемнәре ныгып калган була. Декабрьдә Мольча тирәсендә кырыс көрәш бара. Хәрби журналда язылганча, дивизия 22 декабрьдә Александровка, Рудня, Чирковичи юнәлешендә һөҗүм итә, аларга 25 танк кушыла. Безнең 102 солдат һәлак була, 137се яралана, З6 сугышчы хәбәрсез югала. Тәүлек дәвамында фашистларның 150ләп солдаты юк ителә, 21 танклары яндырыла.   

1944 елның гыйнварында дивизия полклары (471,413,392) гыйнварыда Боровики, Паросли, Прибоч тирәсендә урнаша. (Бер укчы полк Березена елгасы янында сакка калдырыла). Аларга ут сызыгындагы 11нче артиллерия полкы булыша. Шунда ук махсус бүлекчәләр: өйрәнү ротасы, чаңгычылар батальоны, саперлар батальоны туплана. 1943 елның 31 декабрендә иртәнге сәгать биштә, җиһазлар белән бергә, алар янына10 сугышчы өстәлә. Дивизия частьләре арасында телефон, радио элемтәсе эшли.

5 гыйнварда батальонга 500 сугышчы җибәрәләр, аларны частьләргә  урнаштырып, санитар эшкәртү үткәрәләр.  Штаб командирлары 413 нче укчы полкта солдатларның хәрби хәзерлеген тикшерә. Икенче көнне яңа килгән сугышчылар өчен землянкалар ясала. Иртәнге сәгать җидедә дошман ягыннан Шацилки станциясе юнәлешендә разведка үткәрергә маташалар, дәкин безнең солдатлар мылтык, пулемет уты белән аларны чигенергә мәҗбүр итә. Әледән-әле күктә немец самолетлары күренгәли. Тәүлек эчендә алар 13 очыш ясый, кайбер көннәрдә бомбага да тота. Төнлә тагын 500 сугышчы килә.  

Полк командирлары урынны өйрәнә. Сугышчылар һәр иртәне хәрби хәзерлектән башлый. Ул көннән-көн катлаулана бара. Укчы роталарны һөҗүм ясарга һәм чигенергә, төнлә һәм көндез көрәш тактикасына, танкларга каршы көрәшергә  өйрәтәләр. Коралның бар төрләре буенча ату күнегүләре уздырыла. Траншеялар казыла, элемтә юллары булдырыла, пулемет урыннары әзерләнә.

9 гыйнварда 471нче укчы полк, 12 гыйңварда 471нче  укчы полк тикшерү уза. 17 гыйнварда, хәрби карарны үтәп, дивизия частьләре кичке сәгать биштә Привочка таба юнәлә һәм, төнлә Расова районында тупланып, 29нчы укчы колонна составына керә. 18 гыйнварда дивизия һөҗүмгә күчә. Щацилки станциясе, Мольча янында дошман көчле каршылык күрсәтә, контратакалар ясый. 471нче укчы полк, 102нче укчы дивизия частьләрен алыштырып, һөҗүм ясый һәм, немецларның каршылыгын җиңеп, 2 километр алга үтә. Фашистлар ягыннан 10 танк һәм 9 үзйөрешле пушка безнекеләргә туры ут белән җавап бирә. Дивизия 24 кешесен югалта, 40 сугышчы яралана. Дошман ягыннан 125ләп солдат һәм офицер кырыла.

Алдагы көндә 392нче һәм 471нче укчы полклар Мольчага таба һөҗүмне дәвам итә, 413нче полк үз урыннында кала. Көн дәвамында немецларның 7 контратакасы кире кайтарыла, 190ләп солдат һәм офицеры үтерелә һәм яралана, 2 пулемет, 12 винтовка һәм күпмедер автомат кулга төшерелә. Дивизиянең 26 солдаты һәлак була һәм 10ысы яралана. 11нче артиллерия полкы, башка артполклар белән берлектә, ут сызыгында була.

21 гыйнварда көрәш тагын да кискенләшә. Дивизиянең 42 солдаты һәлак була, 200 кеше яралана. Дошманның 150ләп сугышчысы үтерелә,1 үзйөрешле пушка сафтан чыгарыла, 3 пулемет, 26 винтовка, 12 автомат кулга төшерелә.

22 гыйнварда иртән безнекеләр үз позицияләреннән чигенергә мәҗбүр була. Сәгать 11дә 413нче полк Мольчаны алуга ирешә.

23нче гыйнварда 471нче һәм 392нче плклар һөҗүм ясый. 5 немец самолеты разведкага чыга. Дивизиянең 65 кешесе һәлак була, 175е яралана.

24 гыйнварда безнекеләр Мольча тирәсендә ныгып урнаша. Чаңгычылар батальоны төньяк-көнчыгыш ягын саклый. Немец танклары, үзйөрешле пушкалар сугыш кырыннан китми. Самолетлары вакыты белән һавага күтәрелә. Дивизия 53 сугышчысын югалта, 131е яралана.

Әйтергә кирәк, журнал битләрендә һәр үткән көн турында бирелгән мәгълүмәттән күпме ат һәлак булган һәм ничәсе яраланганы турында да белергә мөмкин. Мәсәлән, 24ендә 5 ат һәлак булган һәм 4есе яраланган.

26 гыйнварда дошман чигенә. Дивизия немецларны куа бара.

31 гыйнварда көннең беренче яртысында дивизия үзенең урынын ныгыта. Төнлә разведкага чыккан төркемне дошман күреп ала һәм миномет уты ача. Разведкачылар кире борылырга мәҗбүр була...

Мольча өчен барган көрәшләрдә һәлак булган солдатларны башта бер урында күмәләр, сугыштан соң икенче урынга күчерәләр. Шул рәвешле, ерак Белоруссиядә батырларча һәлак булган Сәрвәретдин Гыйләҗетдиновның кабере билгеле. Аның улы Гыйззетдин Гыйләҗетдинов кулындагы документларны өйрәнеп, исемен туган ягында  мәңгеләштерү эшенә кем алынырга тиеш?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев