Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

...Кайнар белен – иң яхшы ашамлык!

Май чабу атнасы тиздән ахырына якынлаша, ләкин әле беленнәр белән сыйланыр өчен безнең тагын өч көн бар.

Алабугалы Гүзәл Хәбиева үзенең белен пешерү рецепты белән уртаклашты.  

– Минем гаиләм Май чабу бәйрәмен билгеләп үтми, чөнки без мөселманнар, ләкин беленнәрне бик яратабыз һәм аларны еше пешерәм. Әлеге рецептны миңа иремнең апасы бирде. Хәзер мин бары тик шуның буенча гына пешерәм беленне, – дип сөйли ул.

Кирәк:

- кефир (1 стакан);

- манный ярмасы (2 стакан);

- он (1/2 стакан);

- тоз (тәменчә);

- шикәр комы (тәменчә);

- аш содасы.

– Җылы кефирны манный ярмасы белән бутап, катнашма бераз бүртсен өчен, 20 минутка калдырырга. Тәменчә тоз һәм шикәр комы өстәргә, аннары кайнап торган 1 стакан су салырга. Бераз он сибәргә, тугларга һәм аннары кайнар су белән сүндерелгән аш содасы өстәргә, кабаттан 1 стакан кайнап торган су салырга кирәк. Моннан соң камырга бүтән бер әйбер дә салырга ярамый. Майланган, кызган табада, капкач белән каплап пешерәбез. Беленәр күтәрелергә һәм юка түгел, ә кабарынкы булырга тиеш, – дип аңлатты Гүзәл Хәбиева.   

Бу рецепт аның дусты Наталья Киреевага да хуш килгән. Аның сүзләренчә, беленнәр бик йомшак һәм туклыклы килеп чыга.

– Май чабу бәйрәмен мин кечкенәдән яратам. Май чабу атнасында апам белән Иске Күклеккә әбигә кунакка кайтканыбызны хәтерлим. Җирле халык ат арбасына утырып шуа иде. Май чабу бәйрәме карачкысын яндыралар иде, ә безне, балаларны, аңа карага рөхсәт итмиләр иде нигәдер. Аннан соң без әби белән бергә туганнарга кунакка китә идек, – дип искә ала ул. 

Наталья бүген дә тормыш иптәше һәм балалары белән Май чабу атнасында кунакка йөрергә яисә аларны үзендә җыярга ярата.

 

Алабугалылардан белен пешерү рецептлары

 

Светлана Гудошникова:

– Мин төрле рецептлар буенча пешереп карадым, ләкин менә әнием биргәне барысыннан да тәмлерәк булып чыкты.

Камыр өчен 1 литр сөт, 1 йомырка, бераз аш содасы, тәменчә шикәр комы һәм тоз алам. Барысын да болгатам һәм он өстим, соңыннан үсемлек мае салам һәм 10 минуәтка калдырам. Кызган табада мөмкин булганча юкарак итеп пешерәм.

 

Наталья Кузнецова:

− Рецепт бик гади. 500 мл кефирга 1 стакан кайнап торган су,1 йомырка, 2 аш кашыгы майонез, 4 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй калагы тоз, шуның кадәр үк крахмал һәм уксус белән сүндерелгән аш содасы” 4 аш кашыгы үсемлек мае салам. Кирәгенчә он өстим. Кызган табада пешерәм.

 

Май чабу бәйрәме программасы

16 февраль 10 сәгать 30 минутта “Иллюзион” кинотеатрында – милли уеннар, конкурслар;

17 февраль 13:00 сәгатьтә Гуляй-паркта – иң кечкенәләр өчен уеннар, канат тарту, кар атышу, киез итек ату;

18 февраль Ленин мәйданында:

10.00 – бәйрәм сәүдә рәтләре эше, ат чанасында шуу, уеннар;

11.00театральләштерелгән программа;

12.00“Май чабу бикәсе” муниципаль конкурсы;

12.30“Май чабу- FM” исемле театральләштерелгән программа;

13.50Май чабу карачкысын яндыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X