Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кайнар сулы якты киләчәк

Бүгенге көндә шәһәрдә 53 йорт кайнар сусыз яшәргә мәҗбүр. Җылылык челтәрләре директоры әйтүенчә, аварияләрне бетерү графигы төзелгән һәм әлеге йортларга кайнар су 9-11 ноябрьгә кадәр биреләчәк.

Ниһаять, шәһәрдә йортларның барысына да җылылык бирелде, дип отчет тотты эшлекле киңәшмәдә җылылык челтәрләре директоры Валерий Гурьянов. Фатирлары салкын булып калган бердәнбер йорт Землянухин урамында урнашкан.

Тынычлык проспектындагы 16 нчы һәм 33 нче йорт, Нефтьчеләр проспектындагы 11 нче йорт, 25 нче һәм 26 нчы балалар бакчасы торбалары планлы рәвештә изопрофлекс торбаларга алыштырылган. Җитәкче әйтүенчә, заманча торбалар кышны аварияләрсез чыгарга ярдәм итәчәк.

Ә әлегә аварияләр булып торуы (һәм бик еш булуы) беркемгә дә сер түгел. Шулай авария сәбәпле, Пролетар урамы, 54, Покров урамы, 19, 21, Төзүчеләр урамы, 8 һәм 8А, Т. Гыйззәт урамы, 2, Яшьләр урамы, 4, Әйләнеч шоссе урамындагы 47 нче һәм 49 нчы йортларда бер тәүлек җылылык булмады. 4-1 һәм 4-5 микрорайоннарында яшәүчеләр дә 3 көнгә якын салкын фатирларда яшәде. Бәхеткә, авария урыннары ачыкланды һәм бетерелде, диде В.Гурьянов. Тик тынычланырга иртәрәк: черек һәм тузган торбалар иртәме-соңмы үзләре турында искә төшерәчәк, диде җитәкче.

Индивидуаль җылылык пунктларын урнаштыру эшләре дә туктап калган. Әлеге җиһаз белән тәэмин итүче графикны үтәмәү сәбәпле, бүгенге көнгә нибары 16 ИТП куелган, шуларның 11е эксплуатациягә тапшырылган.

- Бригадалар санын һәм эш тизлеген киметмәскә, - диде шәһәр-район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина директор чыгышын тыңлаганнан соң.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев