Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күңел хөрлеге һәркемгә җитәрлек

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Лидия Ильнична Горбунова үзенең 94 яшен тутырды. Оптимизмы ташып торган, йөгереп кенә йөрүче, тормышка гышыйк кеше ул.

Лидия Горбунова 1923 елның 31 августында Алабуга районының Танайка авылында дөньяга килә. Дүрт яшендә әти-әнисез кала һәм аны зур апасы үз тәрбиясенә ала. Кечкенәдән китапларга тартыла, күп укый. Җидееллык Танайка мәктәбен тәмамлагач, ул Алабуга китапханә техникумына укырга керә. Ул - тумыштан китапханәче була. 1941 елда техникумны "бик яхшы" билгеләренә тәмамлап, Мәскәү китапханә институтында укуын дәвам итәргә юллама ала. Лидия Ильиничнаның өметләре чынга ашмас булып кала... Чыгарылыш кичәсе бәйрәмендә җырлап-биеп йөргәндә, сугыш башланды дигән коточкыч хәбәр килеп төшә. Шулай итеп, югары уку йортыны укырга керү хыялы челпәрәмә килә. Аны Мамадышка китапханәче җитәкчесе итеп эшкә билгелиләр. Җитәкче булу белән беррәттән, аңа басуга эшкә чыгарга да туры килә, ә кыш көне, башка хатын-кызлар белән бергә, Казан тирәсендә окоплар казый. Аннары үз теләге белән армиягә барырга карар кыла, ләкин буе кыска булганлыктан, Лидия Ильиничнаны икенче мөрәҗәгатеннән соң гына алалар. 1942 елның маенда ул Кызыл Армиягә алына һәм Хабаровск янындагы сержантлар мәктәбенә укырга җибәрелә. Үзенең хәрби юлын Көнчыгыш фронтта уза, 538 авиация полкында коралландыру остасы була. Кызлар армиядә фронтка китүче солдатларны алыштыра, ул әле һаман да 40 килограммлы бомбаларның авырлыгын онытмаган. Лидия Горбунова 3,5 ел хәрби хезмәт юлы үтеп, Танайкасына 1945 елның ноябрендә "Японияне җиңү өчен" медале белән әйләнеп кайта.

- Агач ботагына кунып сайраган кечкенә сандугачны да, иртән елмайган кояшны да, бакча тутырып үскән аллы-гөлле чәчәкләрне дә - барысын да бик яратам, алар миңа яшәргә көч бирә, - ди ул.

Онытмыйча гел бәйрәмнәргә чакырып торуларына, һәрдаим кешеләр белән аралашуына да чиксез шат ветеран.

Бүләкләре:

"Хезмәт ветераны" медале;

"Японияне җиңү өчен" медаль;

II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены;

Юбилейлы бүләкләр.

Арслан Закиров, 9 яшь:

- Ветеранга бу, 9нчы майга багышланган рәсемемне бүләк итәм, чөнки ул безнең Җиңү көне. Алар бит өлкән кешеләр, шуңа аларның кәефләрен күтәрергә кирәк, мин Лидия Ильиничнага тагын бер рәсемемне бүләк итәсем килә, анда клоун сурәтләнгән. Аңа сәламәтлек, бәхет телим, барысы да яхшы булсын, ветераннар хәзер бик аз калды, аларны сакларга кирәк. Минем бабамның бабасы Сабирҗан разведчик булган, ул сугыштан исән-имин әйләнеп кайткан.

Валентина Игнатьева, китапханәче:

- Кадерле Лидия Ильнинична! Сезне туган көнегез белән тәбрик итәм. Сау-сәламәт булыгыз, бары тик яхшы теләкләр генә сезгә.

Ул бик яхшы кеше! Андагы оптимистлык, ул аны әле һаман да югалтмый. Лидия Ильинична беркайчан да зарланмый, һәрчак актив. Шәһәребезнең үзәк китапханәсендә абонемент җитәкчесе булып эшләде ул. Барлык хезмәткәрләргә киңәш белән ярдәм итте. Мин бирегә эшкә урнашкач, лаеклы ялга китте. Элекке һәм бүгенге коллектив та аны бик ярата һәм туган көне белән ихлас котлый.

Раушания Вәлиева, китапханәче:

- Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйм! Сәламәтлек, озын гомер телим сезгә. Ветераннар арасында сез булгач, безгә рәхәт.

Лидия Ильинична - безнең горурлыгыбыз. Баш өстебездәге зәңгәр күк йөзе, тыныч тормыш өчен мең рәхмәт аңа!

Надежда Грахова, Ветераннар Советы рәисе:

- Бөек Ватан сугышында катнашаучылар - Ветераннар Советының беренче активистлары һәм вәкилләре. Алар арасында Лидия Ильинична да бар, ул ветераннар оешмасына нигез салучы. Биредә күп еллар җаваплы секретарь булып эшләде. Аны бездә үткәрелә торган һәр чарага чакырабыз. Ветераннар Советына 30 ел тулу уңаеннан, бәйрәмгә әзерләнгәндә дә, киңәш сорап аңа бардык. Лидия Ильинична, бик аралашучан, кызыклы һәм ягымлы кеше. Бик теләп үзенең хәтерендә калган вакыйгалары, кичерешләре белән бүлешә, ветераннар оешмасының һәр вәкиле турында кызыклы итеп сөйли. Ул - безнең "архив" дисәк тә ялгыш булмас. Күп фоторәсемнәрне, газетадан кисеп алынган мәкаләләрне аннан таптык, ул барысын да җыеп, туплап бара. Лидия Горбунова - уникаль кеше, ул һаман да бөтенесен хәтерли. Бу шәхескә көнләшеп карасаң да була. Ул бүген дә шәһәрдә уздырыла торган чараларда катнаша, анда кунак булып кына утырмый, сүз бирсәләр, рәхәтләнеп сөйли, аны тыңлавы рәхәт. Андагы активлык һәркемдә дә юк. Гомумән, бар нәрсәгә оста, һаман да яшь кызларча, шулай ук көлә, шулай ук тормышка шатлана. Лидия Ильинична, гел шундый булып кал, Җиңүнең 100 еллыгына кадәр безне шатландырып яшә! Без сине барыбыз да яратабыз! Туган көнең белән сине!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев