Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кем нәрсәдән зарлана?

Алабуга зона торак инспекциясенә шушы елның 9 аенда 522 язма шикаять кергән. Бу хакта әлеге оешма башлыгының урынбасары Марина Балобанова хәбәр итте.

Башлыча җылыту, кайнар һәм салкын су сыйфатына, капиталь төзекләндерү, төзелеш җитешсезлекләре, йорт тирәсен уңайлыландыру, идарәче компанияләр эшенә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең югары булуына зарлана.

Марина Балобанова әйтүенчә, гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча штраф салынулы административ эшләр кузгатылган. Мисалга, берьюлы шәһәрнең берничә йортында хокук бозулар аыкланган: Интернационал урамында 2а, Таҗи Гыйззәт урамындагы 18, Разведчиклар урамындагы 56, Пролетар урамдагы 52,  Казан урамында 95а, Мәрҗәни урамындагы 30, Тынычлык проспектындагы 50нче йортта  – салкын  һәм кайнар су китереп җиткерелмәгән; Интернационал урамындагы 8, Пролетар урамындагы 52, Чулман урамындагы 3, Тынычлык проспектында  30, Әйләнеч шосседа 29нчы йортта – техника подвалын, инженерлык челтәрләрен карап тоту канәгатьләнмәслек; Тынычлык проспектындагы 24а, 24б йортларда – гомумкуллану урыннарын законсыз рәвештә яңадан планлаштыру эшләре башкарылган; Нефтьчеләр проспекты, 25 йортта – түбә, кәрниз плитәләре төзекләндерүне таләп итә; Мәскәү урамында 107, Татарстанның 10 еллыгы урамындагы 9, 12, Тойма урамында 12, 17, Икмәк шәһәрчегендә 26, Бехтерево тыкрыгындагы 1-7 йортлар җимерек хәлдә. Анда яшәүчеләр ноябрьдә күчереләчәк. Торак йортларны капиталь төзекләндерү уңаеннан Зөлфия Сөнгатуллина:

– Күпчелек йортларның чыннан да яхшы төзекләндерелгәнен күреп торабыз, шуңа күрә халыкның үз акчалары түгелгән нәрсәләрне саклап тотуларын сорыйбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев