Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кем туңа, кем юк

Алабугада 269 йортның 58ендә җылылык юк. Нигездә бу челтәрләрдәге аварияләр һәм кайбер йортларда ИТП урнаштыру белән бәйле.

8 нче микрорайонның бер өлешендә, Нефтьчеләр проспектындагы 70, 72, 78 нче йортларда, Олы Покров, Разведчиклар урамы 4 һәм 5 нче йортларда торбалар челтәрләрдә авария булу сәбәпле җылынмый. Өзеклек бетерелү һәм ИТП (индивидуальный тепловой пункт) урнаштырылу белән җылылык барлык йортларда барлыкка киләчәк. Бу турыда эшлекле киңәшмәдә ТКХ департаменты директоры Марат Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.

Җитәкче аңлатуынча, йортларда җылылык һәм кайнар суның булмавы күпчелек очракта ИТП урнаштыру белән бәйле. Мәсәлән, шундый җиһазны хәзер 5, 6, 8 һәм 11 нче мәхәлләдә урнаштыралар. Тик әлегә 15 ИТПның нибары өчесе генә эксплуатациягә тапшырылган. Кайнар сулы һәм җылы батареялы бәхетлеләр исемлеген Пролетар урамындагы 8 һәм 18 нче йортларда һәм Тукай урамы, 41 нче йортта яшәүчеләр тулыландырды. Җылыту пунктларын урнаштыру эшләре 25 октябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Тагын 49 ИТП (икенче партия) 25 ноябрьгә кадәр куелачак.

Белешмә

ИТП (шәхси җылылык пункты) - үзәктән килә торган җылылыкны кулланучыларга тиешле температурада тарата торган җиһаз. Ул җылылык энергиясен теләсә кайсы объектта экономияле файдалану мөмкинлеге бирә. Җылылык пунктының төп функцияләре: ул сарыф ителгән җылылыкны исәпли, үзәктән килгән җылылыкның басымын һәм температурасын саклый, аны куллануны контрольдә тота, җылылыкны бирелгән параметрга кадәр үзгәртә һәм куллану системасына тапшыра.

Белгечләр әйтүенчә, әлеге пункт йортта яшәүчеләрнең җылылык өчен чыгымнарын сизелерлек дәрәҗәдә киметергә тиеш. Ә җиһаз бәясе бер җылыту сезонында үзен аклаячак.

Пролетар урамындагы 8 нче йортта яшәүчеләр бу яңалыкны үзләрендә сынап карарга җитешкән дә инде. Бүгенге көндә аларның фатирларында җылы, ә кайнар су моңа кадәр булмаганча чиста һәм көчле басымлы.

Ә менә алабугалыларның бер өлеше әле һаман да торбаларның җылынуын көтә. Җитәкчеләр әйтүенчә, бу - вакытлы күренеш. Бары тик бераз гына сабыр итәргә кирәк.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев