Кеше булган кешедә мең кешенең эше бар...
Муса Җәлилне белгән бер мөгаллимә — шагыйрьнең үзе кебек батыр, ярдәмчел Маһинур Фәйзуллина 1941 елдан башлап, Алабугада яшәгән.
Бу атнада татар халкының күренекле каһарман шагыйре Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулды. Муса Җәлилне белгән бер мөгаллимә — шагыйрьнең үзе кебек батыр, ярдәмчел Маһинур Фәйзуллина 1941 елдан башлап, Алабугада яшәгән. Аларның тормышы — иң кыен чакта да кеше булып калуның үрнәге булып тора.
Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында 1906 елның 15 февралендә туган нәни Муса Мостафа улы соңыннан үзенең батырлыгы белән бөтен дөньяга танылыр дип, ул вакытта беркем дә уйламагандыр. Шулай да Муса Җәлилов бик актив, зирәк акыллы, сәләтле, аралашучан булуы белән башкалардан аерылып торган. Бала чагында үзе әкиятләр, шигырьләр язып, шуларны китапчык итеп ясап, өй китапханәсе булдыруы гына да ни тора! Гаилә кешеләре генә түгел, күршеләре дә аның бу иҗат җимешләрен укыган. Рәсемгә дә, музыкага да һәвәс Муса үзенең фикерләрен, кичерешләрен 10 яшеннән үк шигъри калыпка салган.
«Бәхет» дип аталган шигыре беренче булып матбугатта басылып чыкканда, аңа 13 яшь булган. Тәүге китабы «Барабыз» исеме белән 1925 елда дөнья күргән. Шул ук елда Муса Казан педагогия институтының эшчеләр факультетын тәмамлаган. Тагын дүрт елдан «Иптәшкә» шигырь җыентыгы басылган. Алты яшеннән мәдрәсәгә укырга кереп, башлангыч сыйныф программасын тиз арада үзләштергән Мусаның белемгә омтылышы бер дә гаҗәп түгел: 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген бетереп, шунда «Коммунист» дип аталган газетада эшләгән.
1939 елда Муса Җәлил яңадан Казанга кайткан. Аны Татарстан Язучылар берлегенә җитәкче итеп куйганнар. Ул вакытта инде аны шигырьләр һәм поэмалар авторы буларак белгәннәр, сугыш алдыннан «Алтынчәч» һәм «Илдар» операларына либретто язган. Бөек Ватан сугышы башлангач, үзе теләп фронтка киткән шагыйрь, 1942 елда Волхов фронтында әсирлеккә эләккән. Халкына тугъры калган Муса фашистларга каршы яшерен оешмада көрәшен дәвам иткән. Аның соңгы шигырьләре «Моабит дәфтәрләре» булып илгә кайтты. Бөтен дөнья халкы белгән бу ике дәфтәрне республикабыз башкаласының дәүләт мирасханәсеннән Алабугага да алып килеп күрсәттеләр.
1944 елның 25 августы 11 җәлилчене җәзалаган көн булып тарихка кереп калды. Шагыйрь исеме мәңгеләште. Муса Җәлил исемендәге Казан Татар дәүләт опера һәм балет академия театрын хәзер кем генә белми! Башкалада аның горур басып торган сыны барлык татар каһарманнарының баш имәс рухына һәйкәл булып тора сыман. Алабугада да шагыйрь исемен саклаган урын бар, ул — Муса Җәлил урамы. Шагыйрьнең исеме безнең Алабуга белән бәйле икенче бер күренекле шәхескә — Маһинур Фәйзуллинага (1901-1983) барып тоташа. Куанычлар да, фаҗигаләр дә тулы катлаулы язмыш иясе Маһинур Гайнулла кызы Муса Җәлил белән таныш булган, ул аны Мәскәүдә татар мәктәбендә укыткан чагында ук белгән.
Оренбургка совет әдәбияты курсыннан татар бүлеге студентларына лекцияләр укырга чакырылгач, Җәлил иҗаты буенча материалны да үзе туплаган. Шагыйрь турында мәкалә язарга карар иткән. Казанда Муса Җәлил белән очрашалар, шагыйрьнең кулъязмаларын үзе Маһинур Фәйзуллинага китереп биргәнлеге билгеле. Шул рәвешле, 1940 елда «Совет әдәбияты» журналында басылган «Муса Җәлил иҗаты турында» мәкаләсе шагыйрь исән чагында чыккан бердәнбер монография булып тора. Моңа күңеле булган Муса Җәлил «Хат ташучы» поэмасын чыгаруга, Маһинур Фәйзуллинага бүләк иткән. Маһинур Гайнулла кызы шагыйрьнең исеме тыелган чорда да аның хакында икенче мәкаләсен язганлыгы (1948) аның шагыйрьгә булган ышанычы һәм хөрмәте зурлыкка гына түгел, авторның батыр йөрәкле булганлыгына да дәлил.
Биографиясенә күз салсак, Атбасар өяз шәһәрендә, 1901 елның 13 июнендә туган Маһинур биш яшендә үк укырга-язарга өйрәнгән, башлангыч белемне Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлап килгән җәдитче укытучылардан алган. Алар кызны Троицк шәһәренә укырга барырга өнди. Унөч яшендә Маһинур Фәйзуллина шундагы кызлар семинариясенә керә. Укуын тәмамлап, бар фәннән дә «бик яхшы» билгесе алып, чын мөгаллимә булып, туган җиренә әйләнеп кайта (Бу вакытта шәһәр аклар кулында була, аннары кызыллар килә, Совет хакимияте урнаша). Укытучылык эшчәнлеге шулай башлана. Алга таба ул Иртыш буена урнашкан Тара шәһәрендәге педагогия техникумында укый, аннан Омскига чакыралар. Маһинур Фәйзуллина «Азат Себер» газетасын чыгаруда булыша, шул вакытта ул киләчәктә мөгаллим генә түгел, танылган татар галиме, күренекле химик булачак Гыйлем Камай (1901-1970) белән аралаша. Гомумән, тормышта аңа сәләтле кешеләр күп очраган.
Егерменче гасырның егерменче еллары... 1921 елда татар теле дәүләт теле дип игълан ителә. ТАССР яңа икътисадка кереп бара. Шушы вакыттагы ачлык фаҗигасе әдәбиятта да чагыла. Галимҗан Ибраһимов «Адәмнәр» повестен яза, Мәҗит Гафури «Кеше ашаучылар» поэмасын иҗат итә, шагыйрьләрдән Һади Такташ, язучылардан Фатих Әмирхан да бу темадан читтә калмый. Әдәби түгәрәкләр, вакытлы матбугат эше активлашкан чак. Тормыш дәвам итә. «Азат Себер» газетасын чыгаруда ярдәм итүче Маһинур Фәйзуллина әлеге басма мөхәррире Хәбиб Вәлиевкә (1896-1937) кияүгә чыга. Яшь гаилә башлыгын Мәскәүгә эшкә җибәрәләр.
Хәбиб Вәлиев Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитетының милли эшләр бүлегенең инспекторы була. Маһинур Фәйзуллина ил башкаласындагы Нариманов исемендәге татар мәктәбендә укыта башлый, балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Аның укучылары арасында Габдрахман Әпсәләмов та (1911-1979) була. Иҗат җанлы мөгаллимә укучылары белән әдәби түгәрәк оештыра, аларның язмаларын кулъязма журналга урнаштыра. Мәктәптән ерак түгел генә урнашкан клубка йөреп, мәдәни чараларда башлап йөри. Муса Җәлил дә шул клубка килеп, шигырьләрен укый торган булган. Анда шулай ук Сара Садыйкова җырлары да яңгыраган. Клара Цеткин, Александра Коллонтай чыгышларын тыңлаганнар. 1926 елда Маһинур Фәйзуллинаны Мәскәү елгасы аръягының район Советына депутат итеп сайлыйлар. 1927 елда Мәскәүдә актив хатын-кызларның Бөтенсоюз киңәшмәсе уза, Маһинур Фәйзуллина анда килгән Көнчыгыш хатын-кызлары делегациясенә җитәкче була. Бу чара Бөек Октябрь революциясенең 10 еллыгы уңаеннан оештырыла. Үзбәк, төркмән хатын-кызларыннан торган делегацияне Маһинур Гайнулла кызы экскурсияләргә йөртә, алар белән әңгәмәләр үткәрә, Луначарский, Крупская, Калинин чыгышларын тыңлыйлар.
1928 елда Хәбиб Вәлиевне Казанга Татарстан өлкә комитетына эшкә җибәрәләр, шуңа күрә гаилә Казанга кайта. Маһинур Фәйзуллина биредә педагогия институтында укый, 1931 елда аны тәмамлый һәм аспирантурада укый. Җитәкчесе Галимҗан Нигъмәти була. 1936 елда 4нче һәм 7нче сыйныфлар өчен «Уку китабы» дәреслек-хрестоматиясен төзеп бастыра. Анда үзе тәрҗемә иткән әсәрләр дә урын ала.
Утызынчы еллар... Сталинның эзәрлекләү сәясәте башланган заман килеп җитә. Күренекле әдип һәм тәнкыйтьче, әдәбият һәм сәнгать белгече, профессор Галимҗан Нигъмәтине, Гомәр Галине, Фәтхи Бурнашны, Кәрим Тинчуринны һәм башкалар репрессия тозагына эләгә. 1937 елда ТАССР Җир эшләре халык комиссарының урынбасары Хәбиб Вәлиевкә дә яла ягалар, янәсе, ул авылларда маллар агулау белән шөгыльләнгән. Тиз арада кулга алып, Маһинур апаның тормыш иптәшен дә атып үтерәләр.
Өч баласы белән ялгыз кала мөгаллимә. Ике улын, бер кызын тәрбиялүче ананы — пединститутта декан ярдәмчесе булып эшләп йөргән Маһинур Фәйзуллинаны — хезмәт урыныннан алалар, партиядән дә чыгаралар. Иң аянычлысы — фатирларын да тартып алалар. 1939 елда аның үзен дә совет хакимиятенә каршы эшчәнлектә гаеплиләр. 1957 елда гына аклыйлар. Шулкадәр авыр кайгыны күтәрергә каян сабырлыклар алгандыр да, ничек кешеләргә карата ышанычын саклап калгандыр?! Андый язмышка дучар булган кешеләр бер ул гына булмаган, билгеле...
1939 елда Казанга Муса Җәлил кайта. Язып үткәнебезчә, ул Татарстан Язучылар Берлегенең җитәкчесе итеп билгеләнә. Шагыйрь Маһинур Фәйзуллинаны ярдәменнән ташламый, эш белән булыша. Мөгаллимә Шәриф Камал, Хәсән Туфан, Кави Нәҗми, Сәрвәр Әдһәмова белән аралаша. Һади Такташ белән дуслаша. Әдәби чаралар үткәрә. Шәриф Камалның «Таң атканда» романына рецензия яза. Районнарда лекцияләр укып йөри.
1941 ел җитә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Маһинур Фәйзуллинаның тормышында тагын бер борылыш була. Аңа авыр чакта ярдәм кулын сузган, үзе кебек үк кыю йөрәкле дусларыннан аерылу вакыты була бу. Көзен Алабуга шәһәренә командировкага юллыйлар. Рәсми рәвештә шулай диелсә дә, чынлыкта исә бу аны башкаладан сөрү дигән сүз. Шулай ул Алабуга укытучылар институтында эшли башлый. Бирегә килгәч, 13 ел кеше фатирында яши. Бәла артыннан бәла килеп кенә тора. Олы улы Ук 1942 елның көзендә сугышка китә, пулеметчы булып дошманнарга каршы көрәшкән егет Сталинград өчен сугышларда 1943 елның гыйнварында һәлак була.
1944 елның августында лейтенант дәрәҗәсендәге кече улы Өмет Брест өлкәсенең Знаменка авылын азат иткәндә, мәңгелеккә ятып кала. Аны шундагы туганнар каберлегенә җирлиләр, вафатыннан соң, Өмет Хәбиб улы «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Тик кече улының кайда күмелгәнен Маһинур апа Фәйзуллина 30 елдан соң гына белә. Знаменка эзтабарлары хәбәреннән соң, каберен күреп кайта.
Шул кайгылы елларда да башын ими мөгаллимә. 1943 елда Казанга бара, Тукай иҗаты буенча диссертация яклый. Хезмәт хакы да арта. Хәбиб Вәлиевнең исеме аклана. Тормыш юлында кояшлы көннәр күбәя.
Исән калган бердәнбер баласы — Казанда туган кызы Ария әнисен кадерләп яшәде. Ария Хәбиб кызы (1929-2014) Алабуга дәүләт педагогия институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы доценты булып эшләде, исән чагында шәһәребезнең 2нче татар гимназиясе белән элемтәсен өзмәде. Гимназиядә 2001 елда ачылган «М. Г. Фәйзуллина исемендәге патриотик-тәрбия музее» җитәкчесе Нурия Вәлиева сүзләренә караганда, Ария Вәлиева әнисенең төсе итеп, музейга аның шәхси әйберләрен, чигү эшләнмәләрен алып килеп биргән, укучылар белән оештырган кичәләргә йөргән.
Маһинур Фәйзуллинаның хезмәттәшләре, укучылары аны һәрчак якты итеп искә ала. АДПИ профессоры, безгә методикадан белем бирүче Сания апа Исмәгыйлева (урыны җәннәттә булсын) 2001 елда аның тууына 100 еллыгына багышлап, безнең газетада язма урнаштырган иде. Анда язылганча, язучы Габдрахман Әпсәләмов укытучысына, кулыннан каләме төшкәнче, хат язып торган, аңа «Яшел яр» романын (1968) багышлаган.
Маһинур Гайнулла кызы Фәйзуллина — әдәбият галиме, тәнкыйтьче, тәрҗемәче, доцент, филология фәннәре кандидаты, АДПИның әдәбият кафедрасында беренче мөдир, кандидатлык диссертациясе яклап, гыйльми дәрәҗә алган беренче татар хатын-кызы. 1994 елда, вафатыннан соң, Алабуга шәһәренең шәрәфле ватандашы. 1927-1939 елларда ВКП (б) әгъзасы, Җәлил иҗаты турында шагыйрь үзе исән чагында басылып чыккан бердәнбер монография авторы.
Маһинур апа Фәйзуллина гыйлем иясе генә түгел, кешеләргә игътибарлы, игелекле булган, шуңа да заманында аның белән аралашкан һәркем аңа тартылган, борынгылар әйтмешли, кеше булган кешедә мең кешенең эше бар. Безнең шәһәрдә яшәүче шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова да — Маһинур Фәйзуллинаның укучысы. Сезгә аның яраткан мөгаллимәсенә багышланган шигырен тәкъдим итәбез.
Укытучым Маһинур апага
Дәресләрең матур иде,
Үзең кебек ягымлы.
Йөрәгеңне безгә бирдең,
Белми хәтта ялыңны.
Иптәшләр, дип дәштең безгә,
Зурлап авыл кызларын.
Эреттең син сүзең белән
Замананың бозларын.
Җәлилне күтәреп чыктың
Күпләр тел тешләгәндә.
Хөрмәт итте халкым сине,
Җан атып эшләгәнгә.
Җәлил, Кутуй, Ибраһимов
Бар да дусларың. Якын.
Син аларны олыладың,
Иҗатларын якладың.
Син татар хатын-кызының
Зирәклеген күрсәттең.
Аң-белем белән агарттың,
Ялгышларын төзәттең.
Күпме көч түктең алларда
Белемнәр ачкычына.
Эзең калды сызылып-сызылып
Институт баскычында.
Синнән башка Алабугада
Инде күпме таң ата.
Хәтерләрнең иң түрендә,
И, син Маһинур апа!
Гөлзадә ӘХТӘМОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев