Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кешеләр шатлана икән, димәк, юкка түгел

Бүгенге язмабызның герое – яшь, һәр эшкә дә сәләтле, Хлыстово мәдәният йортының директор вазифасын башкаручы Анастасия Кауфман. Авылдагы бөтен иҗади эш аның җилкәсендә. Күптән түгел генә аның “Авылның иң яхшы мәдәният хезмәткәре” номинациясендә җиңүче булуы күпләргә мәгълүм инде.

Кем үз иҗаты белән кешеләр күңелендә шатлык кабызып, бәйрәм мохитен тудыра? Әлбәттә, мәдәният хезмәткәрләре! Сәнгатькә тугрылыклы хезмәт итүләре белән, алар көндәлек проблемалар турында онытырга мәҗбүр итә, тормышыбызны онытылмас кичерешләр белән тулыландыра.

Алабуга районының авыл клубларында да талантлы, иҗади кешеләр хезмәт күрсәтә. Бигрәк тә авыл җирендә яшьләрнең калуы куандыра. Ә ниндиләре бит әле...

Анастасия Виктор кызы Казаннан Алабуга районына күчеп кайткан, ә төп сәбәбе – аның тормыш иптәше шушы туфрактан. Бүген алар тату гаиләдә 10 һәм 6 яшьлек ике кыз үстерәләр. Шунысы да мөһим: ул шушы адымы турында бер дә үкенми, әгәр хәзер миңа шәһәргә күчәргә тәкъдим итсәләр, ризалашмас идем, ди. Ул килгән вакытта авылда хәтта су да булмаган, машина булмаса, шәһәргә йөрү дә кыен булган. Аның бу өлкәдә эшли башлавына дүрт ел ярым. Башта ул Колосовка клубын җитәкләгән, аннары бу авылда. Гаҗәп тә түгел, чөнки ул Колосовкада тора, ә Хлыстовога барып эшли.

– Колосовкада эшләдем, хәзер Хлыстовода. Бу авыллар бер-берсеннән аерыла. Колосовкада – төп халык кына калды, яшьләр шәһәргә күчеп бетте. Ә мин эшли торган авылда спорт мәктәбе, балалар бакчасы һәм башкалар бар. Күчеп килүчеләр күп монда, якынча 12 милләт кешесе яши. Рус авылы булса да, монда татарлар да күп, шуңа күрә һәрберсенең җаен таба белергә кирәк. Колосовка авылында берүзем эшләгән булсам, монда минем булышчыларым күп. Аларның күбесе – декретта утыручы әниләр. Ә эшли башлаганда, клубка йөрүчеләр әз иде.

Нәрсәгә тотынса – шуны булдыра, диләр андыйлар турында. Төрле бәйрәмнәр алып бару, бию белән беррәттән, күптән түгел Анастасия Виктор кызы “Хастаханә клоуны”на укып чыккан, диплом алган. Алар хастаханәдә генә түгел, барлык кешегә дә йөз тота. Циркныкыннан аермалы буларак, аларның үз таләпләре бар. Мәсәлән, киемнәр гади генә, аның кадәр бизәнмиләр һәм башкалар. Шулай ук Анастасия клоун булып дәвалау белән дә шөгыльләнә. Һәм иң кызыгы: аның гадәти булмаган тагын бер мавыгуы  бар – ул байкер да.

– Минем сәнгать җитәкчесе шулай ук “Больничный клоун”га укып чыкты. Без башка җирләрдә дә чыгыш ясыйбыз. Менә быел, Әстерханда узган федераль Сабан туенда булдык. Әгәр миңа берәр бала килеп, “Чупа”ны күрәсем килә дисә, мин барам да шул геройга киенәм. Ул бала башкаларга сөйли алмаган әйберләрне сөйли, клоунга сөйләү җиңелрәк, димәк. Ә кайберсенең янына килеп, кулыннан алу да җитә. Кайберәүләр килеп, хәтта  туңдырма тәкъдим итәләр. Аларга җайлап кына җавап бирәм: Мин бит пәнҗешәмбе көнендә генә ашыйм, һәм куык белән тукланам. Ә бүген җомга,  дим. Һәр җәй безнең үз программабыз бар, авылларга чыгабыз, шулай кешеләрне шатландырабыз.

Болардан кала, Анастасия Кауфман киемнәр уйлап чыгару белән дә шөгыльләнә. Биюләргә, балаларына костюмнарны үзе тегә. Бәлки, кайберәүләр хәтерлидер, “Спас туташы-2017”дә нәкъ менә ул беренче урынны алган иде.

– Төрле киемнәр уйлап табарга бик яратам. Бу конкурста катнашырга тәкъдим иткәч, мин анда жюри әгъзаларын ничек җәлеп итәрмен икән дип уйладым. Аннары ирем миңа нәрсәне бик яхшы эшлисең дип сорау бирде. Мин, әлбәттә, матур кием тегә алам дидем. Аннары ул миңа шундый бер киңәш бирде, һәм ике атна эчендә мин костюм тектем. Ул конкурста да җиңү яулавым – шуңа бәйле булды. Бер канат кына да ике ярым метр иде. Уйлаудан бигрәк, материал табуы кыен. Аны эзләүгә бик күп вакыт китә, чөнки бөтен нечкәлекләрен белеп алырга кирәк. Хәтта ял иткән вакытта да, һәрвакыт ничегрәк итеп тегәргә икән, дип уйлыйм һәм аннары барлык фикеремне тормышка ашырам. Ял итә белмим, дип әйтергә дә була.

Беренче белемен ул КАИда алган, программист һөнәрен үзләштергән, моның өчен әтисенә рәхмәтле. Ә икенчесе – киң профильле дизайнер, сәнгать дизайнеры. Ә өченчесенә хәзер укый – мәдәният һәм сәнгать көллиятендә. Әйтүенчә, аңа берничә һөнәргә ия булуы һәрвакыт ярдәм итә.

Гаиләләрендә һәр кеше нинди дә булса талантка ия: каенанасы – элек Колосовка клубын җитәкләгән, әтисе шулай ук шул өлкәдә эшләгән, абыйсы Чаллыда рок-группа белән чыгышлар ясый. Ә бертуганнарының һәрберсе диярлек нинди дә булса уен коралында уйный. Кызларының зурысы – бик тә рәсем ясарга ярата, икенчесе бии. Анастасия әйтүенчә, бер дә тик тормый торган кызчык.

Каенанасы бүген дә киңәшләре белән ярдәм итә, әмма Анастасия әйтүенчә, хәзерге заман аларныкы белән чагыштырганда башкачарак, хәзер кәгазь эше күбрәк, ди ул.

Хлыстово авыл клубында берничә түгәрәк уңышлы эшли: балалар һәм зурлар өчен бию түгәрәге, нәфис сүз, “Этюд” театр түгәрәге һәм клоунада. Зурларның “Самоцветы” бию түгәрәгенә Анастасия Кауфманны да кертеп, 4 кеше йөри. Әйтеп узганча, алар декреттагы әниләр, балаларын түгәрәккә алып киләләр, шул ук вакытта үзләре дә бию белән шөгыльләнә, халык биюләрен өйрәнә. Клубтагы хезмәткәрләр санына килсәк, алар дәртәү.

Анастасия әйтүенчә, Хлыстовода балалар бик күп һәм аларны нәрсә белән  булса да мавыктыра, аралаша белергә кирәк. Аның фикеренчә, ниндидер чара оештырганда, сәхнәдән генә сөйләп торырга түгел, залда утыручыларны да җәлеп итәргә кирәк: биесеннәр, сикерсеннәр.

– Безнең эш – көне буе бәйрәм ясау. Салмак кына бер чарадан икенчесенә, бәйрәмнән бәйрәмгә күчәбез.

Анастасиянең планнарында – клоуннар булып  Алабуганың “Астра” үзәгендә, 13нче балалар бакчасында чыгыш ясау. Кешеләр шатлана икән, димәк, барысы да юкка түгел, ди ул.

– Иң югары тану – бу дипломнар да, грамоталар да түгел, бу балаларның чын күңелдән кочаклавы, үбүе. Бала безне – чит кешене, үзенең дусты итеп кабул итсә, бу куаныч түгелме?!

Менә бит, бер кешегә ничә төрле сәләт бирелгән. Шундый актив, кешеләргә битараф булмаган һәм үз эше белән янып-көеп яшәүче хезмәткәрләр тырышлыгы белән, авыл клублары яши һәм яшәячәк.

Фото Анастасия Кауфманның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев