Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кешене кимсеткән өчен штраф каралган

Алабуга шәһәр прокуратурасы кешене кимсеткән өчен нинди җәза каралуын аңлатты.

Шулай итеп, гражданнарны кимсеткән өчен вазифаи затлардан 30 меңнән 50 мең сумга хәтле штраф түләттерә алачаклар. Оешмалар өчен аның күләме 100 меңнән 200 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Хәзерге көндә соңгылары өчен штраф күләме ике тапкыр кимрәк: вазифаи затлар өчен ул — 10 меңнән 30 мең сумга кадәр.
Шулай ук югарыда күрсәтелгән закон буенча гражданнар өчен штраф катгыйландырылды (элек РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 5.61 маддәсенең 1 өлеше буенча санкция). Элеккеге 1-3 мең урынына хәзер ул 3-5 мең сумны тәшкил итәчәк.
Шулай ук, массакүләм мәгълүмат чараларында мыскыл иткән өчен дә җаваплылык катгыйланган. Вазифаи зат 50-100 мең сум, оешма 200-700 мең сум акча түли. Интернетта халык алдында кимсеткән иткән өчен дә штрафлар шундый ук. Бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чараларында закон бозган өчен вазифаи затларга — 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, оешмаларга 100 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф түләттерәчәкләр.
Хокук бозуның яңа составы барлыкка килде — түрә тарафыннан кимсетелү. Мондый очракта 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк яки бер елга кадәр дисквалификация яный.
Моннан тыш, РФ Административ хокук бозулар турында кодексында яла ягу турындагы маддәне кире кайтардылар, ул 2012 елда гамәлдән чыгарылган иде. Штраф юридик затларга гына салына, һәм 500 мең сумнан 3 миллион сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев