Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кешенеке – кештәктәме...

Халык арасында "Кешенеке - кештәктә" дияргә яратсалар да, бу аларга кагылмый. Тормышта ялгыз яки караучысыз калган, инвалид балаларга ярдәм итү, аларның тормыш-көнкүрешләрен бераз гына булса да җиңеләйтүгә үз-үзләрен багышлаган олы йөрәкле кешеләр - алар социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре.

Нәкъ менә алар ярдәмгә мохтаҗ булганнарга беренче булып кул суза, аларны күп кенә фатирларда көтеп алалар һәм шатланып каршы алалар, рәхмәт әйтеп озатып калалар. Нигездә бу өлкәдә хатын-кызлар хезмәт куя. Авыру картларга һәм балаларга ярдәм итү, тормыш авырлыкларын бергә күтәрү, көндәлек ихтыяҗларын уртаклашу мәшәкате алар җилкәсенә төшә. Алар бу бурычны намус белән башкара. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан "Иллюзион" кинотеатры бинасына җыелган ханымнар адресына бу көнне җылы котлаулар күп булды. Күпләре Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Алабуга психоневрология интернатының палата шәфкать туташы Газалия Кадыйрова, палата санитаркасы Любовь Суслова намуслы хезмәте өчен ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Социаль яклау бүлеге консультанты Ләйсән Бекмансурова һәм психоневрология интернатының баш бухгалтеры Раушания Кожевникова министрлыкның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Район башкарма комитеты башлыгы урынбасары Людмила Рыбакова, халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Прохорова котлау сүзе белән чыкты. Бу өлкәдә хезмәт күрсәтүчеләргә багышланган җыр һәм шигырьләрдә дә шәфкатьлелек, игелеклелек темалары өстенлек итте. Бәйрәмдә халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, физик мөмкинлекләре чикле балаларга хезмәт күрсәтүче "Астра" үзәге вәкилләре дә чыгыш ясады. Тулаем алганда, шәһәребездә андый оешмалар шактый, шуңа күрә күп еллар элек изге башлангычка - меценатлыкка юл салган алабугалыларның эшен дәвам итүчеләрне искә алу, аларга рәхмәт сүзләре җиткерү өчен нигез бар.

Алия Кариева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев