Хатирәләрнең чиге юк...
Үткән шимбәдә КФУның Алабуга институты бинасы каршында югары уку йортын төрле елларда тәмамлап чыккан укытучылар очрашты.
Күпме генә еллар үтсә дә, бер гаилә балаларыдай, бер-берсен сагынып, юксынып килгәннәр биредә яшьлеккә кайткандай була. Төпле белем биргән мөгаллимнәре – алар өчен гомер буе үрнәк.
– Сания Гатиевна! Сезгә бик зур рәхмәт, хезмәтегез юкка түгел: 35 ел укытучы без, – ди балаларга туган телебездә белем бирүче Хәдәния Мөхәммәдиева-Хисмәтуллина.
Профессор, педагогия фәннәре кандидаты, мәктәп-гимназияләр укытучылары өчен күп санлы дәреслекләр авторы, РСФСР халык мәгарифе алдынгысы, ТАССның атказанган укытучысы, РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре Сания Исмәгыйлева лаеклы ялга чыккач та, телебезнең сакланышын, милләтебезнең әдәп-әхлак кагыйдәләрен онытмавын кайгыртып хикәяләр яза, тормыш тәҗрибәсен уртаклаша.
Диалектология фәнен укыткан, һәр төбәкнең сөйләш үзенчәлекләрен төшендергән мөгаллимебез – хәзер тюркология һәм фин-угыр дөньясында фәнни хезмәтләре белән бөтен дөньяга танылган күренекле галим Леонид Шәйсолтан улы Арслановка да тиңнәр юк.
Кураторыбыз Анатолий Ильич Разживин – бүген югары дәрәҗәләргә ирешкән профессор, филология фәннәре кандидаты, уку йортында әле дә эшләвен дәвам итә.
1984 елда Алабуга институты филология факультетының татар-рус бүлеген тәмамлаган 916нчы төркемлеләрнең очрашуын Светлана Сафина оештырды, аңа зур рәхмәт. 913нче төркемнән көнләшеп тә куйдык: алар тулысынча диярлек килгән. Хатирәләрнең чиге юк, кичерешләрнең бигрәк тә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев