Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәерле юл, суворовчы!

Гадәтләнгән мәктәп линейкасы урынына – плацта тезелеп, яңа уку елы башлану уңаеннан тантаналы марш, оркестр. Белем көне чаралары башка бер урында да мондый патетика белән узмый.

Алабуганың Суворов хәрби уку йортында Белем бәйрәме көзнең беренче көнендә үтте. Училище җитәкчелеге аңлатуынча, биредә линейканы күчерү мәсьәләсе тормаган, әйтергә кирәк, сулга да, уңга да борылмаганнар. Суворовчыларның яңа сафын кабул итү тантанасында Татарстанның экология мимнистры Фәрит Габделганиев, район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина катнашты. Нәкъ менә алар, хәрби училище офицерлары белән бергә, яшь курсантларга погоннар тапшырды. Бу көнне суворовчылар сафын 50 егет тулыландырды. Аларның берсе – Кировтан 14 яшьлек Максим Литвиненко, әйтүенә караганда, полиция органнарында хезмәт турында хыяллана. Әтисе – Кораллы Көчләр офицеры.

– Ул һәрчак улыбызның аның эзеннән китүен теләде, – ди Максимның әнисе Елена Литвиненко. – Әмма ул үз юлы белән китәргә булды, һәм без аны хуплыйбыз. Һәркем үз язмышын үзе сайлый.

Алабуга Суворов хәрби училищесында бүген барлыгы 150 егет укый. Аларның күбесе, монда укып бетергәннән соң, Эчке эшләр министрлыгы һәм Кораллы Көчләр буенча югары белем алачак. Кадрлар бүлеге мәгълүматына караганда, быелгы чыгарылыш укучылары тулысы белән югары уку йортларына кергән.

– Өлкән курсантларга карыйм да, үз юлларын дөрес сайлаганнарын аңлыйм,      – диде Зөлфия Сөнгатуллина үзенең чыгышында. – Яңаларга килсәк, сезгә, әлбәттә, баштарак җиңел булмас. Беренче курслар быел төрле төбәкләрдән, күреп торам, бүген әти-әниләре бик дулкынлана һәм борчыла. Ләкин сезгә шунысын әйтәсем килә, безнең офицерлар һәм мөгаллимнәр искиткеч, барысы да суворовчыларга аталарча карый. Улларыгыз алдагы курсларга күчкәндә, без әле аларга дипломнар да тапшырачакбыз. Суворовчы исемен лаеклы йөртерләр дип ышанам.

Иң лаеклы суворовчыларның фоторәсемнәре уку йортының Мактау тактасын бизәр. Бу турыда тантана барышында әйтелде. Укуда һәм спортта зур уңышларга ирешүчеләр арасында, мәсәлән, Әлмәттән Эдгар Камалов фотосы бар.

Быел укырга керүчеләр безнең республикадан гына түгел, бирегә Башкортостаннан, Мордовиядән, Пермь һәм Оренбург өлкәләреннән килүчеләр бар. Республиканың экология министры һәммәсенә уңышлар теләде. Училище җитәкчелеге, үз чиратында, Фәрит Габделганиевка Суворов хәрби училище тарихы турында китап тапшырды.

– Ул Россия полициясенең 300 еллыгына басылган иде һәм ЭЭМ системасындагы барлык мәгариф оешмалары хезмәте булып тора, шуңа күрә лаеклы урын алыр дип уйлыйм, – дип билгеләп үтте Алабуга Суворов хәрби училищесы башлыгы Павел Валов.

Уку йорты офицерлары курсантларга көтелмәгән бүләк әзерләгән – эчке хезмәт подполковнигы Владимир Балобанов һәм аның улы Ярослав “Вперед, Россия!” җырын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев