Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәт юлын суд эшенә багышлаган

Гомер буе бер урында гына эшләгән кешеләрнең түземлеге һәм үҗәтлеге һәрвакыт гаҗәпләндерә. Шундыйларның берсе – Наҗия Әхмәтҗанова, ул ТР Алабуга шәһәр судына 43 елдан артык хезмәт елларын багышлаган.

− Наҗия ханым, суд системасына килгәндә, бөтенләйгә калырыгызны уйлаган идегезме?
− Билгеле! Мин бирегә 18 яшемдә килдем, комсомолка идем. Безнең өчен, совет заманында үскән, ХХ гасырның 60-70нче елларында укыганнарга, комсомолдан башка тормышны күзаллау да мөмкин түгел. Ул ерак елларда өйрәнгәннәрнең иң мөһиме — дуслык, күмәклек, тәртиплелек, үзара ярдәм, җаваплылык хисе һәм актив яшәү карашы! 
Суд рәисе булып ул чакта Искр Мөхетдин улы Фәхриев тора иде, аның җитәкчелегендә мин 15 елдан артык эшләдем. Коллективыбыз яшь, тату, оешкан иде, эш тә кызыклы булды. Мондагыдан тагын кайда яхшы булырга мөмкин? Эшем минем өчен икенче өемә, икенче гаиләмә әверелде.
Мине эшли башлаган гына судья Р.И.Әдһәмовка беркеттеләр, менә шуның белән без суд системасында үз тәҗрибәбезне тупладык та. Еш кына судның күчмә сессияләре үткәрелә иде, ягъни җинаять эшләрен алар кылынган урын буенча, гаепленең, зыян күрүченең яшәү яисә эш яки уку урынында, гражданлык эшләрен — җавап бирүченең яшәү, эш яки уку урыны буенча карыйлар иде. Рухи яктан да, физик яктан да җиңел булмады. Бөтен состав белән бик иртә китә идек, өйгә төнлә генә кайтабыз. Ат белән дә, машинада да йөрдек. 
1979 елның 1 ноябрендә мине канцелярия мөдире итеп күчерделәр, ул вазифа соңыннан баш белгеч дип билгеләнде, аннары федераль дәүләт гражданнар хезмәте вазифасы — бүлек башлыгы белән алыштырылды.
1997 елдан гражданнар хезмәтендәгеләргә класслы чиннар бирә башладылар. 2012 елның 12 июлендә миңа бирелгән соңгы чин — «Россия Федерациясе дәүләт гражданнар хезмәте юстициясенең 1 класслы киңәшчесе». 
Хис-кичерешләремне тыеп тора алмаслык очраклар да булгалады, ләкин хөрмәтле җитәкчеләрем И.М.Фәхриев, Ф.Г.Галиев һәм З.М. Муллахмәтов һәрвакыт минем янәшәмдә булдылар. Миңа ышанычыгыз өчен Сезгә рәхмәт!
2015 елның 29 маенда мин лаеклы ялга чыгуым белән бәйле рәвештә вазифамнан азат ителдем.
− Хәзер вакытыгызны ничек үткәрәсез?
− Минем ике балам, ике оныгым бар, алар миңа көч өсти! Яшелчә-алма бакчам бар, табигать белән аралашам, җирне, үсемлекләрне тәрбиялим, уңыш җыю гаять зур рәхәтлек бирә! Якын дусларга әверелгән элекке хезмәттәшләремнең күбесе белән еш очрашабыз.
Мин беркайчан да артка карамыйм. Тормышта кызыклы нәрсәләр шулкадәр күп, иң яхшысы әле алда дип ышанам!
Хөрмәтле Наҗия ханым, Сез күрсәткән уртак хезмәт, коллективтагы җылы һәм тату мохит, көр күңеллелек, һөнәри осталык һәм булдыклык, җаваплылык, вазифаларыгызны башкарганда гына түгел, кыен тормыш очракларында да ярдәм өчен Сезгә зур рәхмәт.
ТР Алабуга шәһәр судының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев