Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Шәһәр киңәшмәсендә берьюлы өч алабугалыны бүләкләү тантанасы булды.

“Нәтиҗәле хезмәте, һөнәри осталыгы һәм Алабуга урманчылыгы эшенә шактый зур өлеш кертүе өчен” рәхмәт хаты белән “Түбән Кама” Милли паркы Алабуга урманчылыгының 2нче типтагы янгын-химик станциясе житәкчесе Булат Фәләхиев бүләкләнде. Ислам Фәләхов Билбау көрәше буенча Дөнья чемпионы дипломы алды. Билбау көрәше буенча Дөнья чемпионы тренеры дипломы белән аның тренеры Рим Кавиев тәбрикләнде. Алабугалыларга бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев тапшырды.

– Бу зур бүләк өчен мин бик рәхмәтле. Алабуга урманчылыгында 40 ел эшләдем. Район җитәкчелегенә һәм ведомствога уртак эш өчен рәхмәт әйтәсем килә. Шушы ук системада минем ике абыем да эшләде,диде Булат Фәләхиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев