Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов: «Адәм баласы башка кешеләргә карата ярдәмчел булырга, игелек кылырга тиеш»

2022 елның икенче яртыеллыгына язылу кысаларында «Газетага язылу бүләк ит» хәйрия акциясе бара.

Хәйрия чарасына Алабуга шәһәр-районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов та кушылды:
— Адәм баласы ул һәрвакыт башка кешеләргә карата ярдәмчел булырга, игелек кылырга тиеш. Безнең динебез шулай ук, кешеләргә ярдәм итәргә чакыра, сәдака бирергә өйрәтә. Сәдака — ул фәкать акча белән генә түгел, төрлечә була ала. Мәсәлән, мохтаҗларны туендыру, ниндидер ярдәм күрсәтү, кулың белән барып булышу. «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» район газеталары редакциясе тарафыннан оештырылган хәйрия акциясе кешеләргә шундый мөмкинлек бирә. Күп кешенең газетага язылырга матди мөмкинчелеге юк. Шуңа күрә без мәчеткә йөрүче аксакалларыбызга һәм башка кешеләргә шундый бүләк ясарга уйладык, — ди Хәлим хәзрәт.

Кайбер райондашларыбыз газета укырга теләп тә, аны яздыруда матди авырлык тоярга мөмкин. Бу очракта, кешенең авыр тормыш хәленә битараф булмаган, шәһәрдәшләребез ярдәмгә килә. Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов шәһәрдә һәм Алабуга районында гомер итүче ун кешегә «Алабуга нуры» газетасына язылу бүләк итте. Сезгә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез!

Морт авылында яшәүче тыл ветераны Әлфия апа Галеева да икенче яртыеллыкны «Алабуга нуры» газетасы белән каршы алачак. Әле күптән түгел генә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Әлфия апа, бу хакта белгәч, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:

— Мин бик шат. Хәлим хәзрәткә зур рәхмәт. Район хәбәрләрен белеп торачакмын, шуңа бик сөендем.

Әлфия апа озак яшәүнең сере белән дә уртаклашты:
— Күп эшләдек инде — шундадыр сере. 30 ел больницада санитарка булып, 5 ел пекарняда эшләдем. Әлбәттә, колхозда да хезмәт куярга туры килде. Почтальон булып та эшләдем мин. Бөтен авылга газета тараттым. Инде менә берүзем торып калдым...

Хәзерге вакытта шәһәр, ил, дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар булырга теләгән кеше өчен мөмкинлекләр күп. Моның өчен нибары телефоныңның интернет челтәренә тоташкан булуы гына кирәк. Әмма өлкән буын апа-абыйлар, әби-бабайлар өчен газета — яңалыклар чыганагы гына түгел, дус та, иптәш тә бит. Татар газетасын укып, җан рәхәте алалар, төрле буын вәкилләренең яңалыклары, мавыктыргыч вакыйгалары белән танышалар, тарихны да искә төшерәләр.

«Заманалар үзгәрә, хәзер бит барысы да интернетта бар» диючеләргә — газетаның урыны түрдә булачак дип җавап бирәсе килә. Кешеләр, замана бит үзгәрми, без үзгәрәбез! Китап, журнал, газеталарны онытмыйк. Үз кулың белән газета битләрен ачып, андагы язмалар белән танышып чыгу, укып бетергәч тә, икенче санын түземсезләнеп көтеп алуга ни җитә!
— Мондый акцияләр, әлбәттә, бик кирәк. Газетада яңалыклар гына түгел, күп файдалы мәгълүмат та бар. Үзебез дә укырга тырышабыз. Икенче яртыеллыкка Җәмигъ мәчете өчен дә язылдык, һәр санын укып, яңалыклар белән танышып барырбыз дип уйлыйм, — дип өстәде Хәлим хәзрәт.

Игелек эшләү, якыннарны сөендерү һәрберебезнең кулыннан килә: моның өчен мохтаҗ кешеләргә, күп балалы гаиләгә, мөмкинлекләре чикле яки өлкән яшьтәге күршеңә, әти-әнигә яки әби-бабаңа «Алабуга нуры» газетасын яздырырга гына кирәк. Акциядә катнашсагыз, сез кешеләргә шәһәр-район һәм республикада булган вакыйгалардан хәбәрдәр булырга ярдәм итәчәксез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев