Кибет киштәләре нигә буш...
Җәй көне авыллар буенча узганда кибет киштәләренең буш булуыннан бик аптыраган идем. Олы Качка авыл җирлеге башлыгы бүген үзе шул хакта сүз башлагач, тагын бу мәсьәләгә кире кайтырга булдым.
Район башлыгының авыл халкы белән очрашуы вакытында телгә алынган һәм контрольгә куелган мәсьәләләр арасында суүткәргечнең бик искергән булуы, урамның яктыртылмавы, райпога караган кибеттә товар ассортиментының үтә ярлы булуы кебек мәсьәләләр бар иде. Олы Качка авыл җирлеге башлыгы Александр Голованов сүзләренә караганда, бүгенге көнгә кадәр авылны су белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителмәгән.
5 чакрым озынлыкка сузылган суүткәргеч тәмам тузып беткән, әле гамәлдә булган ике су башнясы чистартылган, берсе ташландык хәлдә. Су белән тәэмин итү мәсьәләсен җайга салу өчен дүрт су насосы сатып алынган, шуның икесе инде урнаштырылган, өч скважинага автомат җайланма кайтартылган.
Шулай ук ташландык скважина юдырылып, томалап куелган. Әлеге су скважинасын эшкә җигү белән авылда әлеге проблемага нокта куелачак. Бу мәсьәлә җир-милек палатасы контролендә тотыла, дип хәбәр итте авыл башлыгы.
Су белән тәэмин итү проблемасы Олы Качкага гына хас түгел, кая гына барсаң да, халык шуннан зарлана башлый. Көнкүреш өчен аеруча мөһим булган су мәсьәләсен җайга салу өчен, район башлыгы авыл җирлекләренә ике миллион сум акча бүлеп биргән иде. Шуның 400 меңе Олы Качка авылына юлланды.
Авыл халкын М-7 трассасына борылу урынына юл билгесе куелмау һәм авылга керү өчен берничә чакрым МИЗ ягына таба барырга туры килү проблемасы да борчый иде. Монысын җирле хакимиятләр генә хәл итә торган түгел, чөнки трасса - федераль буйсынудагы участок. Аны җиренә җиткерү өчен вакыт таләп ителә, диде җирлек башлыгы.
Авыл урамнарының тиешенчә яктыртылмавы сала халкының бәгыренә үткән көнүзәк мәсьәлә булып килде. Бүген Качкада урамнар яктыртыла, хәзер Малореченск поселогында эш алып барыла.
Транспорт юклыктан авылга кибетенә икмәк китертелмәү кебек вак-төяк проблемалар хакимияттәгеләрнең төн йокыларын качырып торды. Хәзер инде күпчелек җирдә хәл үзгәрде, әмма кайбер урыннарда товар ассортиментының ярлылыгы чын мәгънәсендә гаҗәпләндерә. 21 гасырда яшәвебезгә карамастан, аллага шөкер, ләвкәгә ипи килгән, дип сөенергә мәҗбүр авыл халкы. Бу мәсьәлне авыл җирлекләре башлыклары җайга салырга тиеш, бүгенге көндә әлеге проблеманы күтәрү оят, диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илмир Камалетдинов.
Качка һәм Малореченск мәктәпләре оптимизациягә эләккәннән соң, авыл клубы, китапханә, фельдшерлык пункты, авыл советы шушы иркен бинага күчкән. Авыл халкыннан анда салкын дигән хәбәрләр килүгә карамастан, авыл җитәкчесе алар җылытыла дип раслады.
К.Хәйри
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев