Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кирәк булганга, хезмәт куйдык

Кичә тыл хезмәткәре Тәгъзимә Юнысова үзенең түгәрәк бәйрәмен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.

Балачагы авыр сугыш елларына туры килгәнгә, ул эшкә күнегеп үскән.

− Әти, башка ир-атлар кебек үк, фронтка китте, авылда эшче куллар калмады.  Хатын-кызларга һәм балаларга барысын да эшләргә туры килде. Без үлән дә чаптык, чәчтек тә, уңыш та җыйдык, яшелчә араладык. Тик мин авырлык тоймадым, чөнки кирәк икәнлеген аңлый идем, − дип искә ала Тәгъзимә әби.  

Мәктәпне тәмамлагач, Тәгъзимә Кәбир кызы Алабугага килә, педучилищеда укый. Аннан соң, башлангыч сыйныф укытучысын Дөм-Дөмгә эшкә җибәрәләр. Биредә ул булачак тормыш иптәше – Наил белән таныша.

Аның белән без илле елдан артык яшәдек. Искиткеч кеше булды, хезмәт сөючән. Аны кая гына җибәрмәсеннәр, мин һәрвакыт янәшәсендә булдым. Бергәләп өч бала – ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстердек. Кызым хәзер минем белән яши, − ди ветеран.

Юнысовлар гаиләсе Алабугага килгәч, Тәгъзимә Кәбир кызы балалар китапханәсенең уку залына мөдир булып урнаша. Шулай ул яраткан китаплары арасына килеп керә. Матур әдәбият уку – бүген дә аның иң төп һәм ошаткан мавыгуларыннан берсе.

− Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы бик ошый. Рус авторларын да укыйм, ләкин татар язучыларыныкы ныграк ошый, − ди ул.

Туган көне белән Тәгъзимә әбине туганнары гына түгел, шәһәр җитәкчелеге дә котлады. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Кирилл Мокшин җылы тәбрикләү сүзләре белән аңа Владимир Путиннан котлау телеграммасын һәм район башлыгы Геннадий Емельяновтан истәлекле бүләкләр тапшырдлы.  

− Туган көнем шимбәдә узачак, − ди Тәгъзимә Юнысова. – Бүген монда урын азрак, ә гаиләм зур минем. Балалардан тыш, дүрт оныгым һәм сигез оныкчыгым бар. Алар мине беркайчан дла игътибарсыз калдырмый, еш кайталар. Бик әйбәтләр.

Туганнары да аны бик ярата.

Минем белән бергә булган өчен, әниемә бик рәхмәтлемен. Мин белгән кешеләрдән иң мәрхәмәтлесе – ул, бервакытта да, беркем белән дә каршылыкка кермәде, тиргәшмәде, − ди Тәгъзимә әбинең кызы Наилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев