Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киртәләрне җиңеп чыгалар

Чәршәмбе “Бердәм Россия” спорт комплексында дөнья күләмендә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган спорт марафоны узды.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында уздырыла торган әлеге марафонга Казан, Яр Чаллы, Мамадыш, Зәй, Менделеевск, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән 130 инвалид килгән иде.

ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы рәисе Рифат Ганибаев:

–  Инвалидларга дәүләт тарафыннан игътибар күп. Бүген уздырыла торган бәйрәм “Уңайлы моһит” программасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Без бүген менә шунды спорт комплексларында шөгыльләнә алабыз, – диде һәм бүген уеннарда катнашучыларга уңышлар теләде.

Марафонда ике баскетбол командасы: “Барс канатлары” һәм “Яр Чаллы” катнашты, алар мастер-класс күрсәтте.

Марафондагы уеннарда һәркем дә катнаша алсын өчен, кайсы шәһәрнең нинди уеннан башлыйсын игълан иттеләр, һәр уен төренә 20 шәр минут вакыт бирелде. Кайсыларыдыр инде кайбер уеннар белән таныш, ә кемгәдер барысы да яңалык булды. Монда боччо, джакколо, корнхол, новус, шаффлборд уйнарга мөмкин иде.

Сергей Иванов:

– Соңгы вакытта бары тик спорт туризмы белән генә шөгыльләнәм. Башта барлык ярышларда диярлек катнаша идем, мәсәлән, пауэрлифтинг, җиңел атлетика, боччо, өстәл уеннары. Спорт туризмы бик ошый, чөнки кыяларга менү һәркемгә дә бирелмәгән, шулай ук, мәсәлән, рафтингта күп адреналин алам. Бүген уеннарда катнашмам, мөгаен, бар уеннар да таныш, үзебезнекеләргә тавыш кына бирермен.

Сергей Айкашев:

– Кайчак өстәл теннисын сайлыйм, бильярд та уйнарга яратам. Бүген бар уен төре белән дә танышырга, уйнап карарга телим.

Марафон күңелле үтте. Һәркайсы үзен яңача сынап карады. Алар инвалид булсалар да, күңел төшенкелегенә бирелеп утырмыйлар, ә киресенчә, вакытларын бушка уздырмыйча, һаман саен эзләнәләр, тырышалар, киртәләрне җиңеп чыгалар. Уйлап карасаң, кайбер сау-сәламәт кешеләр дә болай булдыра алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев