Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әкият дөньясында булып кайттым…

Балачакта кемнең генә Кыш бабайга кунакка Лапландиягә яки Бөек Устюгка барасы килмәгән икән?

Күңелдә әле дә бала булып калган күп кенә өлкәннәрнең бу теләкләре тормышка ашмаган хыял булып калды. Ә менә хәзерге балалар безнең белән чагыштырганда бәхетле, чөнки аларның Татар Кыш Бабае белән очрашу, ул яшәгән йортны күрү мөмкинлеге бар. Әллә кайдагы ерак Устюгка барасы да юк, чөнки безнең Кыш Бабай Казаннан ерак булмаган Яңа Кырлай авылында яши.

8 гыйнвар көнне Алабуга балалар йортында тәрбияләнүче 10 яшьлек Айдар да тәрбиячесе Татьяна Тюрикова белән Яңа Кырлай авылындагы Татар Кыш Бабае резиденциясен күреп кайтты. Сәяхәттән алып кайткан хис-тойгылары белән Айдар һәм Татьяна Тюрикова безнең белән дә бүлеште.

"Автобуста Яңа Кырлай авылына борылганда безне беренче булып Шайтан каршы алды", - ди Айдар.

"Ул гел көтмәгәндә кинәт пәйда булды, мин хәтта әзрәк курыктым да", - дип чын күңелдән көлеп сәяхәтне исенә төшерә Айдарны озатып барган тәрбияче Татьяна Тюрикова. Айдар сүзләре буенча, Шайтанны очратканнан соң аларның юлларында Шүрәле очрый, үзенең Былтыр кыстырган бармагын тартып алуда ярдәм күрсәтүләрен сорый. Рәхмәт йөзеннән урманның тылсымлы картасын бирергә вәгъдә итә. Карта буенча бара торгач, сәяхәтчеләр Убырлы Карчык йортына килеп чыга, өч башлы Аждаһа белән очраша, Таһир белән Зөһрәне кавыштыра... Кыскасы, бик күп сынаулар үтәләр. Карта балаларны Татар Кыш Бабае йортына алып килә, монда алар Кыш Бабай яшәгән могҗизалы дөньяга чума: ул йоклаган карават, чәй эчкән җиз самоварны кызыксыну белән карыйлар, Кыш Бабайга Татарстанда яшәүче балалардан килгән хатларны да күрәләр сәяхәтчеләр. Кыш Бабай үзе дә балаларга сынаулар әзерләгән була, ул аларга шигырьләр сөйләтә.

Моннан тыш Айдар Габдулла Тукай музеенда "Сөйкемле Шүрәле" бәйгесенә тәкъдим ителгән балаларның кул эшләре күргәзмәсендә була, рәхәтләнеп чаңгыда таудан шуа. Гомумән, бу көн Айдар өчен бик кызыклы һәм хатирәләргә бай көн булып исендә калачак.

Айдар Татар Кыш Бабае резиденциясенә сәяхәте турында: "Мин әкият дөньясында булып кайттым", - ди. Кыш Бабайның һөнәрханәсендә үз куллары белән матур кар бөртекләре ясавын, Кар Кызы, яшел Шүрәле, Аждаһа, Убырлы Карчык белән очрашуы турында ул әле дә дусларына сөйли.

Айдар һәм Кыш Бабай йортында булган башка кунакларга сихерле урманда югалмасыннар өчен төрле төстәге тасмалар бирелгән булган. Үзенә эләккән яшел тасманы Айдар әле хәзер дә (шул сәяхәт истәлеге итеп) курткасына тагып йөртә. Малай сәяхәттән истәлекле фотолар, уңай хисләрдән башка Кыш Бабай бүләк иткән тылсымлы грамота һәм сихерле күркә алып кайтты.

Балалар йорты директоры Елена Гырдымова әйтүенчә, Айдар бик тәртипле, сөйкемле малай һәм кызыксынулары буенча ул - булачак гуманитарий. "Шүрәле, Су анасы, Кар Кызы булган әкияти дөньяга сәяхәт аның күңеленә хуш килер дип, без нәкъ менә аңа шундый бүләк ясарга булдык", - диде ул. Балалар өчен җанын-тәнен биреп яшәүче директор, тәрбияче Татьяна Тюрикова һәм, әлбәттә, Айдар үзе дә аңа шундый мөмкинлекне бүләк иткәне өчен Рәзимә Әмировага тирән рәхмәтле.

Шулай итеп, Айдар Татар Кыш Бабае резиденциясен күреп, Габдулла Тукайны биргән, Шүрәлеләре, Су анасы, Былтырлары, Кара урманнары белән танылган төбәктә булып кайтты.

Бу сәяхәт матур истәлек булып гомерлеккә Айдарның күңелендә калачак. Чып-чын Татар Кыш Бабае белән очрашу үзе ни тора!

Рузилә ГАЛИМОВА

Татьяна ТЮРИКОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев