Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Күмдек тә куйдык” түгел, торба алыштыралар

Үткән елда “Алабуга” МИЗының идарә компаниясе 1,5 километр су белән тәэмин итү һәм суүткәрү челтәрләрен яңартты, 3 километрга якын юынтык су каналлары, су чистарткыч станциянең фильтрлау элементы алыштырылды. Компания оешманың үсеш юлын билгеләде.

Безнең белән очрашуда “Водоканал” директорының урынбасары Рамил Маханов быел башкарылган эшләр һәм киләчәк перспективалары турында сөйләде.

Ел башында Алабуга “Водоканал”ы килешү буенча 14,5 елга “Алабуга” МИЗына тапшырылган иде.  Моңа су белән тәэмин итү һәм суүткәрү челтәрләре,  “Тураево” станциясе, су чистарткыч станция, юынтык су каналының насос станциясе, басым коллекторлары, районның чистарткыч корылмалары керә.

Рамил Маханов, иң башлап  “Тураево” станциясе һәм су чистарткыч станция арасында су кертү өлешләрен бүлү буенча колачлы эш башкарылганлыгын билгеләп үтте.

− Насос станциясеннән су чистарткыч станциягә кадәр су кертү өлешләре арасында барлык бикләвеч арматуралар алыштырылды. Шуңа күрә 2012 елдагы кебек сусыз утыру кабатланмас, – диде ул.

Аннан соң су чистарткыч станциянең фильтрлау элементы алыштырылган. Су чистарту сәнәгый күләмдә дә чишмәләрдәге кебек тәртиптә башкарыла: су ком катламнары аша үтә.

Су кварц комы аркылы фильтрлана. Фильтр кимендә 10 елга бер алышынырга тиеш, биредә 15 ел диярлек алыштырылмаган. Станциядә барлыгы 5 фильтрлаагыч элемент. Киләсе елда тагын берсе алыштырылачак.

Әйтергә кирәк, быел өзеклекләр кимеде. Былтыр челтәрләрдә  11 айда 273 авария булган булса,  быел – 220.  

− Без аварияне бетереп кенә йөрмибез – күмдек тә киттек түгел, торба өлешләрен алыштырабыз, − диләр “Водоканал”да

2017 елда су белән тәэмин итү челтәрләренең 1,5 километрлап өлеше алыштырылган, шуның 840 метры – газлаштыру фонды аша “Чиста су”  программасы буенча.  Юынтык су каналы челтәренең 3 километры диярлек яңартылган: 1,6 км – Әйләнеч шоссе буенча, 1 км – Нефтьчеләр проспектында, 350 м – Икмәк кабул итү предприятиесе районында.  

Концессия килешүе буенча “Алабуга” МИЗы АҖ суүткәрү һәм юынтык су каналы челтәрен яңартуга якынча 1 миллиард сум акча тотарга ниятли.

− Быел тикшерүгә тапшырган берничә проектны киләсе елда тормышка ашыра башлаячакбыз. Су чистарткыч станциянең тагын бер резервуары төзеләчәк һәм сыек хлордан заманча куркынычсыз натрий гипохлоридына күчү башкарылачак.  Моннан тыш, 25 км суүткәрү челтәрләре, 18 км хуҗалык-көнкүреш юынтык су каналы үзгәртеп корылачак. Шулай ук  насос станцияләре автоматлаштырылып, насос җиһазлары алыштырылачак.

Быелның 11 аенда Тураево”да 14,5 млн куб елга суы күтәртелгән. Аның бер өлеше Менделеевскидагы “Аммоний” заводына җибәрелгән. КалганыАлабуга су чистарткыч станциягә, аннан 6,7 млн куб чиста су алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев