Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көннәрен тәмамламыйлар, яшиләр

Алабуга картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортының директоры Елена Голованова “эшлекле сишәмбе”дә оешманың эше турында сөйләде.

Биредә  өлкәннәргә хезмәт белән дәвалау бүлмәсе, компьютер  классы, сенсор бүлмә, тренажерлар залы, биллиард бүлмәсе, оранжерея хезмәт күрсәтә. Мөселманнар һәм христианнар өчен дога уку бүлмәләре булдырылган. Төрле чаралар үткәрүдә актлар залы һәм катларда урнашкан холлар файдаланыла. Эчке ишегалдында чәчәк түтәлләре, фонтанлы беседка, декоратив буа ясалган. Интернатның үз газ казаны эшли.

Бүген бу йортта 123 кеше яши, аларның 7се – Бөек Ватан сугышы ветераны (тыл хезмәткәре) һәм берсе сугышта катнашучының тол хатыны.  78 кеше төрле группа инвалид, шуларның 22 се –коляскалы. Интернатта яшәүчеләрнең иң яшенә 30, иң өлкәненә – 94 яшь.

– Туганнары белән бәйләнешләрен торгызу, якыннары якташлары белән аралаштыру – иң мөһим юнәлешләрнең берсе. “Туган як” республика программасы буенча ел саен ветераннарны туган җирләренә алып барабыз. 2017 елда биш ветеран туган ягында булып кайтты, – ди Елена Голованова.

Аларның тормышы вакыйгаларга бай. Апрельдә “Алтын яшь” иреклеләр төркеме “Ел иганәчесе-2016” республика конкурсында катнашкан һәм “Коммерциячел булмаган оешмалар” номинациясендә җиңүчеләрнең берсе булган. Июньдә өлкәннәр  республика шахмат-шашка турнирына барган. Команда беренчелегендә җиңү яулаганнар. Июльдә коляскалы инвалидларның бочча уены буенча Пермь өлкәсендә узган II Бөтенсоюз фестивалендә командалар арасында 2 урынга лаек булганнар.  Октябрьдә республика буенча үткән “Минем елларым – минем байлыгым” үзешчән сәнгать бәйгесендә катнашканнар. Яңа Чишмә районында сайлау турынннан соң, финалга үтеп, Аксубайда чыгыш ясаганнар һәм берничә прзлы урын алуга ирешкәннәр. Быел учреждение 2 грант откан:

- “Җәмәгать инициативасы” республика конкурсында “Буыннар сәламәтлеге” социаль проекты өчен – 50 мең сум;

- ЛУКОЙЛ” җәмгыяте оештырган иҗтимагый һәм мәдәни проектлар конкурсында “Алабуганың “Ретро-бакчасы” проекты өчен – 100 мең сум.

Республика бюджеты хисабына бинадагы барлык иске тәрәзәләр яңага алыштырылган, алты торак блогы төзекләндерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев