Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коммуналканы ничек киметергә?

"Халык контроле" вазифаларын үз өсләренә алучылар үзләренең һәм күршеләренең фатир өчен түләүләрен киметүгә, югары ОДН проблемасын хәл итүгә иреште.

ОДНның югары күрсәткечләрен киметү максатыннан булдырылган эш төркеме атна дәвамында илледән артык йортта су һәм электр энергиясе счетчикларының күрсәткечләрен чагыштырды. Әлеге төркем Алабуга районы башлыгы инициативасы буенча булдырылган иде. Тикшерүнең беренче нәтиҗәләре турында ТКХ Департаменты директоры Елена Сермеева сөйләде.

- Эш төркеме йорт буенча җаваплы кешеләр, идарәче компания, телевидение, миграцион исәп вәкилләре һәм участковыйлар белән бергә фатирлар буйлап йөреп чыкты, - диде Елена Михайловна. - Узган атнада 59 күпфатирлы йорт тикшерелде: 10 йорт "Жилкомфортсервис" идарәче компаниясенеке, өчесе - "Гарант"ныкы, бишесе - "ЧЖЭУ-Жилсервис", җидесе - "Домуправ-3", 34 йорт "Жилсервис-Черемушки" (6 нчы микрорайон) идарәче компаниясенеке.

Комиссия ОДН күрсәткечләренең артык югары булуының сәбәпләрен ачыклауга иреште.

Тынычлык проспектында урнашкан 13 нче йорттагы фатирларның берсендә имин булмаган гаилә яши. Төзек булмаган краннардан су тәүлекләр буе агып торган. Шул сәбәпле йорт буенча ОДН 600 кубометр тәшкил иткән. Бу фатирдагы суны өзеп, счетчиклар куйдырганнан соң, йорттагы ОДН 200 кубометрга кимегән.

Автомобилистлар урамы, 12 нче йортның биш фатирында счетчикларның эшләмәве ачыкланды.

Чулман урамында урнашкан 3 нче йорт фатирларының берсендә счетчикка магнит куйганнар. Бу йортта эш төркеме "уйлап табучы"ның күршеләреннән көтелмәгән каршылыкка очрый: 75 фатирдан алар бары тик 31ендә генә була ала. Башка фатирларда яшәүчеләр я ишекләрен ачмады, я бусагадан кертмәде.

Т.Гыйззәт урамындагы 28 нче йортта да шул ук хәл: 75 фатирның нибары 44е генә тикшерелде. Әйләнеч шоссе урамы, 29 нчы йортта йрнашкан фатирларның берсендә яшәүчеләр счетчик күрсәткечләрен биш ай дәвамында тапшырырга онытканнар!

Нечаев урамындагы 10 нчы йортта счетчикларның берничәсендә пломбалар зарарланган.

Мәрҗани урамы, 32 һәм Нечаев урамындагы 9 нчы йортта яшәүчеләр гомуми җыелыш үткәргәннәр. Счетчиклары булмаган фатирларда исәп приборларын урнаштырырга дигән карар кабул ителгән.

Төзүчеләр урамы, 2 нче йортның унике фатирында киметелгән күрсәткеч бирү ачыкланган, җиде фатирда исәп приборлары урнаштырылмаган, ике фатирда счетчикларның эксплуатация срогы чыккан.

- Уңай нәтиҗәләр дә бар, - диде Елена Сермеева. - Интернациональ урамы, 5 һәм Нечаев урамы, 16А йортларда инициатив төркемнәр булдырылган, исәп приборлары күрсәткечләрен алар үзләре кабул итәләр. Саннарның киметелгәне күренеп торган очракта контроль тикшерү үткәрелә. Нәтиҗәдә, бу йортларда су буенча ОДН минимумга кадәр төшкән.

Барлык кимчелекләр буенча актлар төзелде, - диде ТКХ Департаменты директоры. - Гаеплеләргә штраф салыначак, кайбер хокук бозулар буенча эш халык судына биреләчәк.

Су һәм электр энергиясе буенча гомумйорт исәпләүләрен киметү буенча комиссия даими эшләячәк. Исәпләү приборлары турында мәгълүматны идарәче компанияләр ай саен подъездда эләргә тиеш.

- Күмәк эшебез нәтиҗәсендә һәр гаилә ТКХ хезмәтләре өчен түләүләрнең кимүен тоярга тиеш,- дип нәтиҗә ясады Елена Сермеева.

Налия Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев