Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коррупция турында

Уголовный кодекс РФ ҖК тарафыннан ришвәт алган өчен, биргән өчен һәм арадашчылык иткән өчен дә җинаять җаваплылыгы каралган.

Ришвәт акча, кыйммәтле кәгазьләр, яисә милек характерында законсыз хезмәт күрсәтү яки башка төрле милек хокуклары бирү рәвешендә булырга мөмкин.

Ришвәт алган өчен җәза (РФ ҖК 290 маддәсе):

- 5 миллион сумга кадәр, яисә хезмәт хакы яки хөкем ителүченең 5 елга кадәрге башка кереме күләмендә, яисә 15 елга кадәр билгеле вазифалар яки эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, алынган ришвәтнең йөзләтә күләме дәрәҗәсендә штраф;

- алынган ришвәт күләменең җитмеш мәртәбә арттырылган күләмендә штраф белән 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яисә аннан башка һәм 15 елга кадәр билгеле вазифалар яки эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү яисә аннан башка.

Ришвәт биргән өчен җәза (РФ ҖК 291 маддәсе):

- 4 миллион сумга кадәр, яисә хезмәт хакы яки хөкем ителүченең 4 елга кадәрге башка кереме күләмендә яисә алынган ришвәтнең туксан мәртәбә арттырылган күләме дәрәҗәсендә штраф белән 10 елга кадәр билгеле вазифалар яки эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, алынган ришвәтнең туксан мәртәбә арттырылган күләме дәрәҗәсендә штраф яисә аннан башка;

- алынган ришвәтнең җитмеш мәртәбә арттырылган күләме дәрәҗәсендә штраф яисә аннан башка 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү һәм 10 елга кадәр билгеле вазифалар яки эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү яисә аннан башка.

Ришвәтчелектә арадашлык иткән өчен җәза (РФ ҖК 291.1 маддәсе):

- 3 миллион сумга кадәр, яисә хезмәт хакы яки хөкем ителүченең 3 елга кадәрге башка кереме күләмендә, яисә алынган ришвәтнең җитмеш мәртәбә арттырылган күләме дәрәҗәсендә штраф белән 7 елга кадәр билгеле вазифалар яки эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү яисә аннан башка;

- алынган ришвәтнең җитмеш мәртәбә арттырылган күләме дәрәҗәсендә штраф яисә аннан башка 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү һәм 7 елга кадәр билгеле вазифалар яки эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү яисә аннан башка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев