Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коррупциягә каршы – бергәләп

Алабуга суворов хәрби училищесында коррупциягә каршы мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр.

“Түгәрәк өстәл”дә Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлегенең Ветераннар Советы әгъзасы, отставкадагы милиция полковнигы Евгений Гацук, Россия ЭЭМның Алабуга районы буенча Эчке эшләр бүлеге Ветераннар Советы рәисе, отставкадагы милиция майоры Михаил Красильников, район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча урынбасары Ольга Ильина, мөгаллимнәр һәм училище курсантлары катнашты. Өлкән иптәшләрнең яшьләргә җиткерергә теләгән төп фикере – коррупциягә ныклап “юк” дип әйтүнең мөһимлеге. Евгений Гацук һәм Михаил Красильников, органнарда эшләп зур тәҗрибә туплаган кешеләр буларак, суворовчыларга үз эшчәнлекләреннән гамәли очракларны мисалга китереп, хокук бозучыларның ничек җәзадан котылмакчы булганнары турында сөйләделәр.

− Коррупциягә каршы торучан караш тәрбияләү – иң әһәмиятлесе. Моның бер лекция генә булмавы аңлашыла, төрле чаралар булырга тиеш, мәсәлән, рәсемнәр, плакатлар, видеороликлар конкурсы, төрле очрашулар, эшлекле уеннар. Бу яшь егетләр кулында безнең киләчәгебез, алар – безгә алмашчы, шуңа күрә киләчәккә аларның дөньяга нинди караш белән атлавы, нинди фатиха алырлар, шунысы аеруча мөһим, − дип саный Евгений Гацук.

Ольга Ильина яшьләргә коррупция белән көрәштә кулланыла торган чаралар хакында сөйләде.

− Республикабызның һәрбер муниципаль районындагы кебек, бездә дә коррупциягә каршы комиссия эшли. Ул башкарган чаралар күләме гаять зур. Моңа коррупциягә каршы тору өлкәсендә норматив-хокукый документлар эшләү, төрле иҗтимагый сорау һәм тикшеренүләр уздыру, хокук саклау органнары белән бәйләнештә булу, ришвәтчелеккә каршы агарту эшләре керә. Безнең комиссия эшчәнлегенең әһәмиятле өлеше – яшьләр белән эшләү, − дип белдерде район башлыгы ярдәмчесе.

Суворовчылар кунакларны кызыксынып тыңлады, чөнки күтәрелгән тема һәммәбезгә кагыла. Җитмәсә, алар хокук тәртибен саклаучылар юлын сайлаган, һәм җәмгыятьне законга каршы күренешләрдән яклаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев