Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кошлар – безнең дусларыбыз!

Үзенең карлы-бураннары, суыклары белән кышның икенче ае үтеп бара.

Быел кыш бигрәк тә суык булды. Беренче ае башланырга өлгермәде, чын кыш килде. Мондый салкыннарда кошларга бик авыр. Ач булсалар, алар үләргә мөмкин, шуңа күрә кыш башлануга без, 34 нче балалар бакчасының 12нче төркеме, әти-әниләр ярдәме белән "Җимлек" акциясе үткәрәбез. Бу чарада әти-әниләр дә теләп катнаша. Камиләнең әтисе Ленар Мөхәммәтҗонов ясаган җимлек бигрәк тә матур. Без аны бакча күләмендә үткәрелгән конкурска куйдык. Калган җимлекләрне мәйданчыкларда үскән агачларга элдек. Көн дә балалар белән анда килгән кошларны күзәтәбез һәм аларга җим салабыз. Әти-әниләр җимлекләрне урманга да алып барып элде. Ял көннәрендә күп кенә гаиләләр урманга балалар белән чаңгыда чыга. Бергәләшеп кошларга җим ашаталар. Без үзебезнең төркем балаларының тәрбияле булып үсүләренә ышанып калабыз.

Сүрия ГАБДЕЛБӘРОВА, Нурисә ГӘРӘЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев