Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кошларны ашатыйк!

Күптән түгел "Түбән Кама"милли паркы "Кыш көне кошларны ашатыйк-2016" табигатьне саклау акциясе уңаеннан, "Иң яхшы җимлек" региональ конкурсын үткәрде. Анда 34нче "Салават күпере" балалар бакчасы бик актив катнашты.

Безнең балалар да бүләккә лаек булды: Булат Галиуллинга III дәрәҗәдәге диплом, Камилә Дияровага - призер дипломы, Алмаз Закировка - оригиналь эш өчен диплом тапшырылды. Аларны котлыйбыз!
Конкурс тәмамланды, безнең чаралар әле дәвам итә. Балалар алып килгән җимлекләр күп булу сәбәпле, аларга бакча күләмендә дә бәя бирергә булдык. Тәрбиячеләр төркемнәрдә "Кыш көне кошларны ашатыйк" темасына ачык шөгыльләр үткәрде.
Бакча территориясендәге агачларга җимлекләрне элгәч, балалар аларга җим салды. Бу эш алар өчен тагын бер кызыксындыру hәм кошларга карата сак караш тәрбияләү ысулы булып тора, дип уйлыйм. Саф hавага чыккан саен, балалар кышлаучы кошларны күзәтә, аларга җим сала.
Әлеге зур эшкә өлкәннәрнең дә, нәниләрнең дә хезмәте керде. Беренче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар да үзләренең әти-әниләре белән җимлек ясауда актив катнашты.
Миләүшә ГАЯЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев