Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коймаклар ашар вакыт җитте

Алабугада Май чабу (Масленица) атнасы дәвам итә.

7 көн дәвамында православиялеләр Бөек пост алдыннан ит, сөт продукцияләре һәм ипи белән май ашый ала. Май чабу гадәт буенча Пасхага кадәр 8 атна кала башлана. Аны бәйрәм итү мәҗүсилек чорыннан алып бәйрәм ителә башласа да, ул дини бәйрәм булып санала. Атна дәвамында борынгыдан килгән гадәт буенча, халык урамда күңел ача, кышны озата һәм язны каршы ала. Коймаклар пешерәләр, тауда шуалар. Май чабу символы булган саламнан ясалган карачкыны бәйрәм ахырында яндыралар.

Алабугада Май чабу бәйрәме 17 мартта Ленин мәйданында көндезге сәгать 11дә башлана. Чарага килүчеләрне бәйрәмнең тарихы, йолалары турында шәһәр фольклор коллективлары, мәдәният һәм сәнгать училищесы шәкертләре катнашында театральләшкән тамаша көтә. Иң булган, иң кыю ханымнар сәхнәдә "Алтын каенана-2013" муниципаль бәйгесендә үз талантларын күрсәтәчәк. Сайлап алу турын 7 каенана узган инде. Моннан кала, бәйрәмдә уен һәм спорт мәйданчыклары эшләячәк, теләге булганнар атта йөри алачак. Тамашачылар белән уеннар һәм төрле бәйгеләр оештырылачак, сәүдә нокталары эшләячәк һәм коймаклардан авыз итәргә мөмкин булачак. Бәйрәм ахырында кышны озатып май чабу символын - карачкыны яндырачалар

Гөлназ ГАЙНИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев