Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көрәш бер генә көнгә дә тукталмый

Үткән атнада Алабуга үзәк район хастаханәсендә наркоманлык мәсьәләсе каралды.

ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры белгечләре медицина хезмәткәрләрен, мәктәп директорларын, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрне, балалар һәм яшьләр оешмалары вәкилләрен Татарстанда наркотикларга бәйле хәл белән таныштырдылар. 2017 елның 1 гыйнварына җөмһүриятебездә рухи халәткә тәэсир итә торган, агулы матдәләр һәм исерткеч эчемлекләр белән мавыгучы 50747 кеше ачыкланган. Аларның күпчелек өлеше алкоголизм һәм алкоголь психозларыннан интегә. Республика наркология диспансеры башлыгының оештыру-методик эшләр буенча урынбасары Чулпан Бәдретдинова белдерүенчә, андый психозлар саны 21 процентка кимегән, ә спиртлы эчемлек белән агуланып үлүчеләр саны, киресенчә, 10 проценттан да күбрәккә арткан.

− Наркоманлык проблемасы да кискен тора. 2007 елдан 2013 елга кадәр наркотикларга бәйле кешеләр саны кимүгә барган булса, 2014 елдан хәл үзгәрде. Наркоманлык диагнозы булганнарның 60 проценты - эшсезләр, 31 проценты диярлек - эшчеләр, 1проценты - хезмәткәрләр, һәм калган өлешен югары һәм урта уку йортларында һәм мәктәпләрдә укучылар тәшкил итә, − ди ул.

Безнең район өчен дә бу тема катлаулы санала.

− Безнең бу казаны бетерәсебез килә. Эш үсеп килүче буыннан башлана, шуңа күрә без кисәтү чаралары алып барабыз. Әйтергә кирәк, Алабугада наркоманлык белән көрәшүдә хокук саклау органнары зур роль уйный, − ди райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсььләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова. Соңгы очрак моның күрсәткече булып тора: шәһәрнең иске өлешендә ЭЭМ хезмәткәрләре наркотикларның 70тән артык "билгеле урын"ын тапкан.

Алабугада наркотиклы матдәләргә бәйлелек синдромы диагнозы белән теркәлүчеләр саны 108, бу үткән елдагыга караганда, 10 кешегә ким.

− Исәптә торучыларның күпчелеге - героин яисә әфьюнга бәйлеләр, алар 45 процент тәшкил итә, үткән елда 55 процент булган. Күбесе синтетик наркотикларга күчү аркасында, бу сан кимегән. Аларның яше 30-49 арасында, Алабугада наркотик кулланучылар арасында балигъ булмаганнар юк. Күрсәткечләрнең кимүе турында без ел ахырында гына әйтә алабыз, яртыееллык хисаплар йомгак ясау өчен нигез булып тора алмый, − диде Алабуга үзәк район хастаханәсенең табиб-наркологы Марина Пляшкова.

Белгечләр наркоманлык һәм алкоголизмны кисәтү турында да сөйләде. Һәркемгә үз үрнәгеңдә алкоголь һәм наркотиклар куллануның начар булуын күрсәтеп, бу эшне балалар кечкенә чакта ук башларга кирәк, шул чагында зурайгач та алар бу гадәтләргә тартылмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев