Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куян елы нинди булыр?

Бу нисбәттән астрологларның да үз карашлары бар.

Алар фикеренчә, йомшак, назлы куян бернинди начарлыклар да алып килә алмый. Ел тотрыклы булыр, диелә. Тормышыгызны баштанаяк үзгәртерлек вакыйгалар көтмәгез бу елдан. Нинди генә эшкә тотынсагыз да, чама хисен онытмавыгыз хәерле. 2023 ел яңа белемнәр, сәяхәтләр өчен яхшы булачак. Йорт, фатир мәсьәләләрен дә хәл итү өчен — Куян елы җайлы вакыт.

Киләсе ел гаилә бәхете, игелек һәм тыныч, матур мөнәсәбәтләр алып килер, дип ышандыралар. Бу елда туган-тумачалар, гаилә әгъзалары белән ызгыш-талашлар булмаска тиеш. Һәр кешенең игътибары гаиләсенә, сөйгән ярына юнәлгән булса, бик яхшы.

Парсызлар ярларын табар, яратышып йөрүчеләр гаилә корыр, ә инде өйләнешкән яшь гаиләләр ишәер, ди йолдызлар белгечләре. Гаиләгезгә бәхет килсен өчен, йортыгызга куян фигурасын алып куярга киңәш итүче танышларыгыз да бардыр әле.

Узып баручы Юлбарыс елын гаилә, туганнар белән каршылау киңәш ителгән булса, киләчәк Яңа ел төнендә дә алардан аерылмагыз. Бу — йорт җанлы ел хуҗасының да күңеленә хуш киләчәк.

Чыганак
Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев