Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куллары матурлык тудыра

Кул эшләре белән кызыксынучылар көннән-көн арта бара, бу бүген бала белән декрет ялында утыручы гүзәл затлар арасында аеруча актуаль.

Буш вакытларын яраткан шөгыленә багышлаган иҗади кешеләр районыбызда да шактый. Илзирә Горохова — менә шундыйларның берсе.
Илзирә берсеннән-берсе матур, кабатланмас төнге яктырткычлар эшли. Һәрбер эшен яратып, бөтен күңелен биреп, җиренә җиткереп башкара.
— Бу эш белән мавыгып китүемә тормыш иптәшем сәбәпче булды. Ул 8 Март бәйрәменә төнге яктырткыч бүләк итте һәм шуннан башланды да инде... Башта даими рәвештә шөгыльләнмәсәм дә, хәзер зур кызыксыну белән башкарам. Соңгы вакытта бу эшкә тагын да тартылдым. Кызыктыра, үзенә җәлеп итә торган шөгыль. Интернетта бик күп видеолар бар. Эшләү алымнарын шуннан өйрәнәм, анда җаныңа кайсы якын, шунысын үзләштерергә мөмкин. Аннары инде үз фантазияңне дә эшкә кушмыйча булмый. Хәзер кибетләрдә җаның теләгән әйберне сатып алырга була. Бөтен кирәкле материалларны (фоамиран һәм башкалар) шәһәребез кибетләреннән, мөмкинлек булганда Чаллыга барып алам. Шунысы куанычлы: тормыш иптәшем мине аңлап, һәр башлангычны хуплап кабул итә. 

Чәчәкләр ясау өчен фоамиран (декоратив күбекле материал. — Авт. иск.) кулланыла. Фоамиран кисәргә, эшләргә җиңел материал. Шулай итеп, Илзирә җитди хезмәт көненнән соң, ял итү чарасы буларак, кул эшенә үрелә — кирәкле әйберләрен ала һәм матурлык дөньясына чума. Кич белән буш вакытларын әнә шундый күңелле дә, файдалы да шөгыльгә багышлый. Бу эш җиңел генә эшләнәдер кебек тоелса да, ул алай түгел. Чөнки нинди генә кул эшен алсак та, ул бик зур сабырлык һәм шактый күп вакыт таләп итә. Һәр чәчәк аерым эшләнә һәм аннары бер композициягә җыела. Катлаулырак техникада башкарылса, ул озаккарак сузыла.

— Эшләнмәнең нигезе — шар формасындагы плафонлы яктырткыч. Аннары фоамираннан чәчәкләр кисәм, төзелеш фены белән җылытам, аларны бармак белән билгеле бер формага китерәм. Чәчәк кабарып, зур күләмле булып күренсен өчен, ике чәчәкне бергә тоташтырам һәм уртасына сәйлән бөртеге куям. Әзер булгач, аларны плафонга беркетәм. Чын чәчәкләр бик озак тормый, сулалар, ә мондый яктырткыч бәйрәмнәргә менә дигән бүләк, иң мөһиме — озак еллар хуҗаларын сөендереп торачак, — дип эш серләре белән уртаклашты алабугалы.

Бәйрәмнәргә үз кулларың белән ясалган әйберләрне бүләк итүгә ни җитә? Иң мөһиме андый эшләнмәләргә күңел җылысы салынган, ә бу исә бар кыйммәтле әйбердән дә өстен. Илзирә ясаган әйберләр беркемне дә битараф калдырмыйдыр. Матур чәчәкләрдән ясалган төнге яктырткычлар теләсә нинди интерьерга җан кертә ала. Чынлап та алар чын мәгънәсендә зәвыклы итеп эшләнгән. 

Кул остасы үз шөгылен ташларга җыенмый, киресенчә, бу юнәлештә камилләшә генә бара. Аның планнарында — кечкенә кызлар өчен курчак, ә малайларга туп формасында эшләнгән яктырткычлар эшләү, хәзерге көндә башкарылганнарын тагын да камилләштерү. Максатчан, үз-үзенә ышанган, тырыш алабугалының теләгенә ирешәчәгенә шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев