Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кулларыннан гөлләр тама

1 -10 декабрь көннәрендә республика күләмендә инвалидлар декадасы үтте. Аның кысаларында Алабуга районының Илмәт авылы мәдәният йорты эшчеләре оста куллы Фәридә Колесникова янына барды.

1978 нче елда март аеның кояшлы бер көнендә, Илмәт дигән табигате бик матур авылда Рәмзия белән Зиннур Сәгыйровларның гаиләсендә нәни генә бер кызчык дөньяга аваз сала. Аңа бик матур Фәридә исеме кушалар. Көннән көн кечкенә кыз үсә, сәләтләре дә ачыла башлый.

Адәм баласының язмышлары төрледән-төрле шул. Аяз күктә яшен суккандай, Фәридәнең ишетмәве дә, сөйләшә алмавы да ачыклана.

Әлеге көннәр инде артта калган, бүген Фәридә апа үзе дә сөекле хатын, яраткан әни. Ул гаиләсен, әти-әнисен, туганнарын сөендереп яши. Нинди эшкә тотынса, шуны булдыра. Юкка гына аларны көчле рухлы кешеләр дип әйтмиләр, бу кешеләр үз үрнәкләрендә тормышны яратуларын, авырулардан көчлерәк икәннәрен исбатлый. Фәридә ханым да нинди генә авырлыкларны үтәргә туры килмәсен, сынмаган-сыгылмаган. Барлык борчуларны онытып, һәр көнгә куанып яши. Ә иң мөһиме – ул ялгыз түгел. Аның янында әти-әнисе, яраткан ире, кызы бар.

 – Гаиләсе белән Мәдәният йортында уздырыла торган чараларда бик актив катнашалар, аннан кала ул кулдан төрле гаҗәеп матур эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнә. Фәридә безнең сәхнәне бизәүче, ире бик матур бии, ә кызы әнисе кебек кул эшләнмәләре ясый. Күптән түгел генә республика күләмендә уздырылган бәйгедә дипломнар белән бүләкләнде. Ходайның биргәненә канәгать булып яши алар, – ди мәдәният йорты директоры Фәүзия Төхбәтуллина һәм аларның гаиләсенә зур рәхмәт белдерде.

Фәридә ханым кулдан матур эшләнмәләр ясый. Алар арасында ниндиләре генә юк. Аның кулларыннан чын мәгънәсендә гөлләр тама. Һәр эшләнмәдә күпме сабырлык, йөрәк җылысы...

Мәдәният хезмәткәрләре килгән көнне дә Фәридәнең әнисе Рәмзия апа, әтисе Зиннур абый, тормыш иптәше Алексей, кызы Виктория һәм, әлбәттә, Фәридә ханым үзе кунакларны бик сөенеп каршы алдылар. Күптән түгел генә, газетабыз битләрендә Рәмзия һәм Зиннур Сәгыйровларның гомер корып яши башлауларына 50 ел булуы турында язып чыккан идек. Алар бүгенге көнгә кадәр бер-берләреннән күзләрен алмыйча, сүзсез дә аңлашып яшиләр.

Фәридә ханым кебек, авырлыклар алдында югалып калмыйча, күңел төшенкелегенә бирелмичә, көчле рухлы булып калучылар аларга карата ихтирам һәм хөрмәт уята. Юкка гына төрле тормыш мәшәкатьләреннән зарланган чакта, тормыш сынауларына бирешмәгән әнә шундый кешеләр искә төшә, һәм булганына шөкер кылып яшисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев