Күңел тарткан шөгыль өчен юл табыла
Алабуга яшәүче 83 яшьлек Флюра апа үз гомерендә өч бакча үстергән.
Апас районының Болын Балыкчы авылында туып үскән Флюра апа Зиннәтуллина үз гомерендә өч бакча үстергән. Хәзер Алабугада шәһәр фатирында яшәсә дә, аның балконы яшеллеккә төренгән.
Туган авылында җиде сыйныфны тәмамлагач, Флюра эшкә керә. Башта дуңгызлар карый, аннары сыер сава. Бер төркемдә 12 баш сыер. Һәммәсен тәрбияләп, кайгыртып торасы. Бишьеллыклар чоры, план үтисе.
«Авылда кияүгә чыкмыйм»
Күңеле тарткан егете белән кавыша алмыйча кала Флюра. Аңа күз салган икенче бер егет кызга тәкъдим ясый.
— «Авылда кияүгә чыкмыйм» — җавабым шундый булды, — ди Флюра апа бүген елмаеп. Аңа хәзер сиксән өч яшь. Бер ел элек тормыш иптәше Илдүс бабай вафат булган. Утыз сигез ел бергә гомер иткәннәр. Бер кыз, бер ул үстергәннәр.
— Флюра апа, Илдүс абый белән кайда өйләнештегез соң?
— Ул Урта Азиягә китеп барды. Анда бер ел эшләде дә, кайтып мине алып китте. Үзбәкстанның Ферганә шәһәрендә яшәдек. Башта фатирда тордык, аннары йорт салып кердек.
Илдүс Зиннәтуллин Флюра апаны гына түгел, авылдан әнисен, энеләрен дә алып киткән булган. Дөяләр асраган бер үзбәк кешесенең ярты җирен алып, йорт төзегән гаилә анда биш ел яшәгән.
— Зур чия агачлары бар иде, ул чияләр шундый эре, хәзер дә күз алдында тора. Илдүс Ленинградта хезмәт иткән иде өч ел, заводта эшләде. Аннан без Ульяновскига кайттык. Ул «отличник военного строительства» булган иде, шуңа күрә шундук квартира бирделәр. Мин клубта эшләдем.
Зиннәтуллиннар Ульяновскига киткәндә, Илдүс абыйның әнисе яңа салынган йортта торып калган.
«Хет Камчаткага китегез... »
— Кызыгыз кайда туды?
— Авылда. Илдүс мине әни янына кайтарып җибәрде, баланы табарга. Кире килгәч, Ферганәдә таныклык алдык, кыз туганга.
— Улыгызны Ферганәдә таптыгызмы?
— Юк, Илгиз Ульяновскида туды. Аннан без Чаллыга кайттык. Икебез дә КамАЗга урнаштык.
— Флюра апа, нишләп соң сез гел күченеп йөрдегез шулай? — дим тел очында гына торган сорауны биреп.
— Илдүсемдә аллергия булды. Күз кабаклары капланыр иде кайчак, бик интекте. Заводта эшләгәндә, хәле бераз яхшырды да кебек. Врач әйтте: «Хет Камчаткага китегез, бу синең бетми», — дип. Яхшы эшләде, бригадир булды. Тимерче булып күчте, Кузнечный заводка.
— Ә сез? Үзегез кем булып эшләдегез анда?
— Минме? Мин — погрузчик. — Гаҗәпләнүемне күреп, Флюра апа көлеп җибәрде.
— Башта өйрәттеләр инде! Чаллыда без 25 ел яшәдек. Иң рәхәт чакларыбыз шул вакытта булгандыр: гаилә тигез, кыз, ул үсә. Тагын шунысы бар: без анда өч бакча утырттык! Бер бакча бар өстенә, икенче бакча алдык.
— Ә өченчесен? — дим.
— Өченчесен бабайга бирделәр, Илдүсемә. Пенсиягә чыкканда, яхшы эшләгән өчен җир. Люлькалы мотоциклыбыз бар иде, бер бакчадан бер бакчага йөрдек шулай.
— Аралары ерак идеме?
— У-у, ерак булмаган кая! Шәһәрнең бер башыннан бер башына барасы.
Алабугада
— Өч бакчагыз, фатирыгыз булгач, Чаллыдан ник киттегез? — дим һаман төпченеп.
— Кыз кияүгә чыкты, Алабуга кешесенә. Монда институт тәмамлаган иде. Кызлары тугач, аларга булышырга дип, бирегә күчендек, квартираны малайга калдырдык. Үзебезгә менә шушы фатирны алдык.
Күп катлы йорт ишегалды «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән, тик Флюра апага ком күплеге ошап бетми.
— Балаларга травмалар булмасын өчен дип аңлаттылар, — ди ул.
Флюра апа тынгысыз җан, ул бөтен нәрсә белән кызыксына, фикерен туры әйтә. Монда аны барысы да белә. Күптән түгел генә узган "Ишегалды бәйрәме«ндә ТҖҮ рәисе Сания ханым аңа матур кашкарыйлар бүләк иткән.
Балкондагы бакча
Фатирындагы балконда мин үземне бакча эчендәге кебек хис иттем. Эре-эре чәчәкле кызыл яраннар күкрәп утыра. Алар артыннан тәлгәшләнеп үскән вак помидорлар күз явын алып тора. Яшелләре эре виноградка охшаган, кызылларын, кунак сыйларга дип, уңган хуҗабикә җыеп та өлгергән. Арада тагын бер гөл күреп алдым, «бака гөленә охшаган, чәчәкләре үзенчәлекле», — дип уйлап өлгермәдем, татлы борычларга күз төште. Өй дивары буеннан-буена яшеллеккә күмелгән, тәрәзә ягына борылуга, кыяр үсентеләренә тап буласың. Алар кояшка үрмәләп, түшәмгә кадәр үскән. Кыярларын да фотога төшерергә керештем.
— Яран гөлләрне Апастан кайтып алдым. Сортовой. Үсентедән үстердем.
— Яраннарыгызны күршеләрегезгә дә бирәсезме?
— Урамда утыртылган ул, тик анда башкачарак үсә. — Флюра апа үсентеләре турында яратып сөйли.
— Тәҗрибәле бакчачыдан тәҗрибәле балкончыга әверелгәнсез! — дим аңа. Икебез дә көләбез.
Флюра апа якты йөзле, шат күңелле. Яраткан шөгыле турында сөйләгәндә, аның күзләре тагын да нурланып китә. Балконнан соң ул мине чәйгә дәште. Күптәнге танышлар кебек, әңгәмәбез дәвам итте. Газ плитәсендә утырган чәйнеге дә аллы-гөлле, эре чәчәк рәсеме төшерелгән. Кыяр, помидорларыннан авыз иттем. Чәе хуш исле, төрле үләннәр кушылган. Мәтрүшкәне генә түгел, балан, гөлҗимеш чәчәкләрен дә җыеп киптерә Флюра апа.
Чәйнекләрнең ниндие юк?!
Аның якты зал түрендә торган «стенка» киштәсендә — эреле-ваклы чәйнекләр.
Икенче баруымда Флюра апа миңа чәйнекләр тупланмасы турында бәян итте.
— Менә монысы «Үзбәк кызы», Үзбәкстанда эшләгәндә, зоотехник кыз бүләк иткән иде, татар кызы булганга күрә миңа, — ди ул үзбәк милли киемле курчак рәвешендәгесен кулына алып.
Иң бәләкәй чәйнек — Һиндстаннан, анысын иптәш кызы алып кайткан булган. — Коллекция барлыгын белгәч, күрше карчыгы бирде моны, — дип, Флюра апа чираттагысын кулына ала, аның тоткасын, капкачын сыйпаштыра.
Яшел төстәге гарәп хәрефләре белән «Аятел көрси» язылганы — Төркиядән.
— Үзем барганым юк, апалар алып кайтты.
Икенче киштәдәгеләргә күчәбез.
— Монысы кодагыйныкы, бусы — апаныкы, монысы — әнкәйнеке, тегесе — кече абыйныкы...
Шушы матур чәйнекләрдән тәмле чәйләр белән кунакларны сыйларга язсын дип, ул көнне без Флюра апа белән чәйнек тарихларын тәмамладык.
Иҗади сәләт кайда да күренә
Портретлардагы фоторәсемнәр дә кызыксындырган иде мине. Берсендә Флюра апа тормыш иптәше белән бәхетле елмаеп төшкән. Янәшәдәге портретта — кызы, кияве. Аннан ары — улы, килене, оныклар. Үзенә күрә бер фотогалерея. Киштәгә яны белән куелганы турында сорыйм. Фотопортреттан агач тактага күчереп төшерелгәнендә улы сурәтләнгән.
— Улымның бәләкәй чагы бу.
— Кем ясады?
— Үзем. Кызым Наиләнең дә кулыннан бар да килә, балалар бакчасында тәрбияче ул, — ди Флюра апа. — Улым да, кызым да әтиләренә охшаган, математик акыл аларда.
Дөньяның матурлыгына сокланып, һәр бирмеш көнгә куанып яшәүче Флюра апага сәламәтлек телик. Иҗади эшкә сәләтле кеше, ни белән кызыксынмасын, шөгыле өчен вакытын да, урынын да таба.
Зөлфия ПРИМАКОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев