Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куркынычсызлык кагыйдәләрен һәркем истә тотарга тиеш

Татарстан Республикасы ЭЭМ искәртә: әгәр сез җинаять шахиты булсагыз, әгәр кемнәрнең дә булса гамәлләре законлы булуында шик туган икән, якындагы полиция бүлегенә яисә 02, 102, 8 (843) 291-20-02 телефоннары буенча мөрәҗәгать итегез.

Торак турында кайгыртыгыз
Бәйрәмнәрдә күпләр өйләрен озакка калдырып китә. Бу гражданнарның милеге һәм торагына карата хокукка каршы гамәлләр куркынычын китереп чыгара. Озакка сузылган сәяхәткә җыенсагыз, кыенсынмагыз, күршеләрегездән фатирыгызны карап торуларын сорагыз. Ишегегезгә яхшы йозак сатып алырга саранланмагыз.
Фатир каракларын иң беренче җәлеп иткән нәрсә — евротәрәзәләр. Сезнең торакта алар урнаштырылган икән, сак турында аеруча җентекләп уйлау кирәк. Милегегезне урламасыннар өчен, мөмкинлек булса, фатирыгызны үзәк сак пультына куюларын сорап, полиция бүлеге вәкиленә мөрәҗәгать итегез. Милекне куркыныч астына куймагыз!

Үзегезне яклагыз
Кеше аз йөри торган урыннарда йөрүдән сакланыгыз.
Парк, буш автотукталышлар, спорт мәйданчыклары һәм ташландык урыннар аша кыска юллардан чыкмагыз. Кичләрен хәрәкәт өчен халык йөреп торган һәм яхшы яхшыртылган урамнарны сайлагыз.
Сезне котыртучы кешеләр белән ямьсез вакыйгалардан сакланыгыз, җавап бирмәгез һәм коткыга бирелмәгез.
Урлау максаты белән һөҗүм итүләренә эләксәгез, булдыра алган кадәр күбрәк тавыш ясагыз.

Балаларга игътибар
Бәйрәмнәр — зурлар өчен дә, балалар өчен дә искиткеч вакыт. Ул арада, кагыйдә буларак, балалар күп вакытны олылар күзәтүеннән башка үткәрә. Ата-ананың бурычы — балаларны куркыныч турында кисәтү.
Сез юкта, нинди дә булса әйбер, яисә күпмедер күләмдә акча, яисә төн кунарга кертүне һәм башканы сорап, сезнең исемнән үтенеп беркем дә килә алмасын аңлатыгыз. Үзен хат ташучы, табиб, полиция вәкиле, сантехник, электрик, әти-әниегез танышы дип атаучы затларга, әгәр алар үгетли башласа да, бернинди очракта да ишек ачарга ярамаганлыгын хәтерләренә төшереп торыгыз.
Балаларыгызга түбәндәгеләрне төшендерегез:
-Таныш булмаган кешеләргә ишек ачарга ярамый;
- кая барырга үгетләсәләр дә, нәрсә генә тәкъдим итсәләр дә, таныш түгел кешеләр белән беркая да барырга ярамый;
- таныш булмаган кешеләр белән машинага утырма;
- караңгылангач, урамда уйнама;
- подъезд яисә лифтка таныш булмаган кешеләр белән кермә.
Таныш булмаган кеше — бала үзе белмәгән теләсә кайсы кеше булуын балаларга аңлату бик мөһим. 
Таныш түгел кеше баланы исеме белән атарга, әнисенең үтенече буенча килдем дип әйтергә, мультфильм карарга чакырырга яисә конфет тәкъдим итәргә мөмкин. Кеше балага таныш түгел икән, аның барлык тәкъдимнәреннән баш тартырга һәм куркыныч очрагында: «Мин аны белмим!» дип кычкырырга кирәк.
Ата-ана баласына шуны төшендерергә тиеш: алар беркайчан да, берничек тә аның артыннан мәктәпкә, өйгә яисә ишегалдына чит кешене җибәрмәячәк. Әгәр таныш булмаган кеше якын килсә, үзен кем дип атаса да, кичекмәстән күп кешеле урынга йөгерергә, әти-әнигә шалтыратырга яисә полиция вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
Түбәндәге кагыйдәләрне яшүсмерләрнең хәтеренә төшереп торыгыз:
- өйдән чыкканда, һәрвакыт кая барасыларын, кирәк булганда, алар белән ничек бәйләнешкә кереп буласын хәбәр итсеннәр;
- очраклы танышулардан, таныш булмаган компанияләрдән саклансыннар;
- өйгә кайтканда, телефоннан хәбәр итсеннәр.
Балагыз кем белән аралаша һәм кайда була, шуны тикшереп торыгыз. 
Шикле әдәбият һәм видеопродукциядән файдаланмавын күзәтегез. Баланың Интернетта аралашуын чикләгез яисә тикшереп торырлык итегез.
Балаларның кичке һәм төнге вакытта урамда үзләренең генә калуына юл куймагыз. 
Баланы урамга чыгарганда, һәрчак гади генә юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклау кирәклеген исенә төшерегез: 
- машина юлы аша җәяүлеләр юлыннан, светофорның яшел төсенә генә чыгарга, көйләнмәгән чатларда — тротуарлар һәм юл кырлары сызыгы буйлап, бар автомобильләрнең дә җәяүлеләрне үткәрү өчен тукталганына инанганнан соң гына чыгарга мөмкин;
- күренерлек араны чикли торган әйберләр (туктап торган автомобильләр, кар көртләре, куаклар һәм башкалар) артыннан юлга чыкмаска;
- юлга якын уйнамаска һәм машина юлына чыгу куркынычы булган урыннарда таудан шумаска;
- җәмәгать транспортына тагылмаска;
- җәмәгать транспортыннан чыккач, аны алдан да, арттан да әйләнеп үтмәскә, кузгалып киткәнен көтәргә, һәм шуннан соң гына юлны аркылы чыгарга;
- яктылык кайтартгыч элементлары булган кием кияргә онытмаска.

Юллардагы куркынычсызлык турында исегездә тотыгыз
Хөрмәтле ата-аналар! Автомобиль белән идарә итү мөмкинлегегезне, аеруча һава торышы кискен үзгәреп торганда, чын бәяләгез. Җәяүлеләр чыга торган урыннарга, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә, маршрутлы транспорт чаралары тукталышларына, сәүдә-ял үзәкләренә якынлашканда, үтә игътибарлы һәм сак булыгыз. Куркынычсызлык каешларын эләктерергә онытмагыз, балаларны тотып тора торган махсус җайланмаларда гына утыртып йөртегез. 
Баланы беркайчан да, хәтта ул йокласа һәм аны уятырга кызгансагыз да, 5 минутка гына да машинада берүзен калдырмагыз.
Автомобильдән чыкканда, начар уйлы адәмнәрне кызыктырырлык әйберләрне җыеп куярга онытмагыз.
Хөрмәтле җәяүлеләр! Светофорның яшел утына чыкканда да, башта барлык автомобильләрнең туктап калып, юл бирүенә инаныгыз. Көйләнмәгән юлны аркылы чыкканда, капюшон һәм күрергә комачаулый торган башка шундый нәрсәләрне салыгыз, наушниклардагы тавышны киметегез, юл хәлләрен күзаллагыз. Тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә яктылык кайтаргычлардан файдаланыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X