Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыенлыкларны бергәләп чишү юлы

Киләсе атнада Татарстанда гражданнардан үзара салым җыю буенча референдумнар булачак. Алабуга районында яшәүчеләр дә халык һәм дәүләт акчаларын кая тотарга икәнлеген хәл итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, программа 2013 елда башланып киткән иде. Үзара салым карары җыенда яисә референдумда гына, торак пунктта яшәүчеләрнең 50 проценттан артыгы тавыш биргән очракта кабул ителә.

Кагыйдә буларак, үзара салым чаралары юл эшләренә, зиратларны төзекләндерү һәм карап тотуга, авылларны яңартуга китә.  Моннан тыш,  муниципалитетларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, көнкүреш калдыклары полигоннарын тотуга, елгаларны, чишмә һәм күлләрне  чистартуга, һәйкәлләр урнаштыру, торгызуга һәм башкаларга тотыла.

Программа “халыкның 1 сумына дәүләтнең 4 тәңкәсе” формуласы буенча тормышка ашырыла. Шул рәвешле, быел Алабуга районында җирле сорауларны чишүгә 6 миллион сумнан да артык акча җибәрелгән иде. “Үзара салым, референдум үткәрү мәсьәләсе – ул акча җыю гына түгел. Бу мәсьәләне аңлау, теге яки бу урында яшәүчеләр карашының берләшүе һәм шушы мәсьәләнең чишелеше. Бу эштә һәркем катнашырлык булсын, мәсьәлә шунда”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Яковлево авыл җирлегендә үзара салым программасы нигезендә 410 мең сум акча җыелган, шуның 82 меңе – халыкныкы.  Ул чаралар хисабына Яковлеводагы балалар мәйданчыгына җиһазлар алынган, урамнарның берсенә һәм Әнзиркәдәге зиратка кадәр юлга түшәргә вак таш сатып алынган. Вак таш шулай ук Черенга һәм Чыршылы юлларын төзекләндерү өчен дә алынган, Бессонихада ясалма тигезсезлек урнаштырылган.

Иске Юраш авыл җирдлегендәге зиратларга койма тотылган. Ңирлек кешеләре 200әр сум акча җыйган, аларның төзекләндерүгә керткән өлеше 27 мең сум  тәшкил иткән, республика әлеге акчаларга тагын 187 мең сум акча өстәгән.

Мурзиха авыл җирлегендә 300әр сумнан килешкәннәр, 64 мең сум халык акчасына республика 4 мәртәбә артык күләмдә өстәгән. Бу чаралар хисабына Яңа Мурзиха авылында Үзәк урамны, Иске Мурзихада Яшьләр урамын, Токмашка авылында Кызылгвардиячеләр урамын төзекләндерү өчен вак таш алуга юнәлдерелгән. 

Олы Качка авыл җирлегендә үзара салым акчалары хисабына хәтта ике балалар мәйданчыгы корылган – Малореченский поселогында һәм Олы  Тарловка авылында, ә Олы Качкада контейнер мәйданчыклары урнаштырылган. Бу эшләр өчен киткән акчаларның гомуми күләме 509 мең сум тәшкил итә.

Бехтерево авыл җирлегендә Бехтеревоның үзендә һәм Гарида суүткәргечләрне төзекләндерү белән бәйле күптәнге проблеманы хәл итүгә ирешкәннәр, 106 мең сум күләмендәге үзара салым акчасына республика казнасы дүрт мәртәбә артык акча өстәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев