Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Кыш Бабай булсам әгәр...”

"Әгәр юллама оталсам, нишләргә белер идем... Берәр ятимә балага мин аны бирер идем".

Без, Кыш Бабай буларак, бу хыялны тормышка ашырырга булдык...

Быелның ноябрь аенда "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары "Цитрус-тур" туристик фирмасы белән берлектә Яңа ел алды "Кыш бабайга кунакка" бәйгесен игълан итте. Без укучыларыбызга үзләрен Кыш Бабай итеп тоеп карарга һәм "Кыш Бабай булсам әгәр..." фразасын дәвам итеп безгә җибәрергә тәкъдим иттек.

Укучыларыбызга якынлашып килүче Яңа ел тәэсир иттеме, әллә конкурста катнашып үз бәхетеңне сынап карау теләгеме, бәйгегә шулкадәр күп хат килде. Бу бәйгене игълан итеп без укучыларыбызны озак кына уйларга, әзрәк кенә хыялланырга мәҗбүр иттек. Хәер, балалар гына түгел, өлкәннәр дә хыялланырга ярата икән. "Кыш Бабай булсам әгәр..." фразасын дәвам итүчеләрнең фикерләре төрле булды. Кемдер "бүләк өләшер идем", "дөньядагы барлык балаларга бәхет бүләк итәр идем" дисә, кемдер "депутатларга акыл өләшер идем капчыклап, хезмәт хакын, пенсияләрне бүләк итәр идем пачкалап", "гап-гади кешеләрнең күңелен күрер идем", "Кыш Бабайга ышанмаганнар өчен могҗиза ясар идем" дип җавап җибәрде безгә. Аларның күбесе шигырь формасында юлланган иде. Бәйгедә катнашканнарга активлык һәм иҗатлары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Шуны әйтергә кирәк, бәйге "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" укучылары арасында булды. Конкурска "Алабуга нуры"на ике дистәгә якын хат килде. Без аларның кайберләрен гәҗиттә бастырып та чыктык. Арадан иң-иңнәрен сайлап алуның никадәр авыр һәм катлаулы булуын әйтеп-аңлату мөмкин түгел. Шулай да, конкурс булган икән, аның җиңүчесе дә булырга тиеш. Ниһаять, җиңүчене игълан итәбез!

Бәйгенең җиңүчесе 4 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзимә Әмирова булды (рәсемдә уртада). Аның шигыре газетаның 95 нче санында чыкты. Шулай ук Мәхмүтовлар гаиләсе җибәргән шигырь һәм язмалар да игътибарга лаек.

Рәзимә Әмирова безнең белән даими языша, укучыларыбыз аның шигырьләрен яратып кабул итә. Рәзимә ханым җиңүче буларак, Яңа Кырлай авылындагы Татар Кыш Бабае резиденциясенә бер көнлек юлламага ия булды. Тик, җиңүчебез киң күңелле, мәрхәмәтле җан булганга күрә юлламадан баш тартты һәм аны ятим балага Яңа ел бүләге итеп тапшырырга кушты. Балалар йортында тәрбияләнүче бала кышкы ялларда Татар Кыш Бабае резиденциясен күреп кайтачак. Без исә җиңүчене котлап, аңа берничә сорау бирергә булдык.

- Рәзимә апа, ничә яшьтә шигырь яза башладыгыз?

- 10 яшьтән. Шигырьләрем байтак җыелды инде. Мин шигырьләремне татар һәм урыс телендә язам, әзербәйҗан теленнән дә шигырьләрне тәрҗемә итәм. Кечкенә чактан ук Роберт Миңнуллиннның "Ялкын" журналына шигырьләремне җибәрә идем. Матур язылганнарын бастырып чыгаралар иде, ә инде уңышлы язылмаганнарына җавап хаты ала идем.

- Сезнең шигырьләрегез ничек туа?

- Дәрес булмаган вакытларда (әйтик, "тәрәзә" булса), табигатька карап уйга чумган мизгелләрдә илһам килә дә, тиз арада шигырь языла.

- Бәйгегә җибәргән шигырегезгә тукталыйк әле. Бу шигырь ничек туды? Бәйгедә җиңүегезгә ышандыгызмы?

- Бәйге турында укыгач, ничектер күз алдына ата-аналары тарафыннан ташланган бала килде. Минем исә берәр баланы шатландырып, аның күңелен күрәсем килде. Ятим балалар, кызганычка, дөнья тулы. Бу шигырь ничектер үзенчә тиз килеп чыкты. Мин аны яздым да, шул арада почта аша жибәрдем дә. Дөресен генә әйткәндә, җиңәрмен дип уйламаган да идем, тик шигырьне язган мизгелдә күңелемдә әллә нинди шатлык чаткысы бар иде.

- Тиздән Яңа ел җитә, сез Яңа елдан ниләр көтәсез?

- Яңа елны гаилә белән каршы алырга исәбем, чөнки Яңа ел - гаилә бәйрәме. Менә бит хәзер "дөнья бетә" дигән сүзләр бик күп йөри. Шуны әйтәсем килә, бетми ул дөнья, бервакытта да. Балаларыма да мәктәптә шуны әйтәм. Начар тормыш алып барсаң, шушы көнне үк кешегә дөнья бетәчәк. Кешенең тормышына, яшәешенә карый ул.

- Безнең укучыларыбызга Яңа елга нәрсәләр теләр идегез?

- Яхшылыкка ышанырга, мәрхәмәтле булырга кирәк, кешегә карата дусларча мөнәсәбәттә булу зарур. Кешегә изгелек яисә начарлык ясасаң - барсы да үзеңә әйләнеп кайтачак. Шуны онытмасыннар иде кешеләр.

Рузилә ГАЛИМОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев