Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кышкы әкият

Алтын Көз кошларны җылы якларга озатып, агач яфракларын сары алтынга күмеп, саубуллаша. Көз артыннан, нык таягына таянып, ап-ак сакаллы Кыш кунакка килә.

Бар җиһанны яктылыкка төрә Кыш. Ул әкрен генә җир өстенә күбәләк-күбәләк кар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, Җир Анага коела. Кыш үзенең ак келәмен җәя.
Тиздән балаларның зарыгып көткән Яңа ел бәйрәме җитә, сабыйлар түземсезлек белән Кыш бабайдан бүләкләр көтә. Балалар кышны бик ярата, кардан кар бабай ясап уйный, әти-әниләре белән урманнарда чаңгыга баса. Ял көннәрендә авылга кайткач, бала-чага тау битләреннән шуа.
Безнең 34 нче "Салават күпере" балалар бакчасында да кышкы серле рух хөкем сөрә: төрле темаларга күргәзмәләр, иҗади бәйгеләр үткәрелә. Балалар да, әти-әниләр дә бу эштә бик теләп катнаша.
Ә менә "Кышкы әкият" дип исемләнгән күргәзмәдә төрле яшьтәге балалар катнашты. Балалар укыган әдәби әсәрләрдән алган тәэсирләр, саф һавадагы күзәтүләрдән чыгып, кышкы табигатьнең матурлыгын сурәтләделәр. Күпме иҗадилык һәм фантазия күрергә мөмкин бу рәсемнәрдә! Кечкенә рәссамнарның эшләренә карап, әти-әниләре дә сокланды.
Балаларның иҗат җимешләренә, аларның саф, чиста күңелле рәсемнәренә күз салып, "Киләчәгебез өметле!", дип сөендек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев